Иң беренче булып район газетасын кулына ала
Аксубай почта җибәрүләрен һәм матбугатны сортировкалау һәм эшкәртү буенча беренче класс участогы хезмәткәре Гүзәл Мөхетдинова «Россия Почтасы» АҖнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бу – почта хезмәткәренә озак еллар намуслы хезмәте өчен лаеклы бүләк.
– Гүзәл Мөхетдинова – үз эшенең чын остасы, – дип билгеләп үтте "Россия Почтасы"АҖнең Аксубай почта җибәрүләрен һәм матбугатны сортлау һәм эшкәртү участогы җитәкчесе Светлана Непомнящая. – Ул үз бурычына тугры кеше. Бик тә намуслы, тырыш.
Ул почта җибәрүләре белән эшләүгә егерме елдан артык гомерен биргән, почтада эшләү стажы – 34 ел. Май азагында юбилеен билгеләп үткән.
Почтага эшкә килгәндә Гүзәл Галимулла кызы район статистика бүлегендә дүрт еллык эш тәҗрибәсенә ия була инде. Ул бөтен район өчен накладнойлар бастыра. 1988 елда һөнәрен үзгәртә – элемтә бүлегенә күчә. Клиентлар аның пөхтәлеген, төгәллеген билгеләп үттеләр. 14 ел оператор вазыйфасында хезмәт куя. Аннары аңа җаваплы участокны – сортировканы ышандырып тапшыралар. Бирегә көн саен барлык почта озатулары: хатлар, посылкалар, газеталар килә. Башка газета-журналларны кебек үк, безнең басманы – район газетасын да районда беренче булып Гүзәл Мөхетдинова кулына ала.
– Шунда ук ачып укыйсы килә, тик вакыт булмый, аннары тыныч мохиттә газетаны бер хәрефен дә калдырмый укып чыгам, – дип сөйли почта хезмәткәре.
Өстәвенә ул гомере буена район газетасыннан аерылмаган. Әнисе, 86 яшьлек Фатыйма Минабетдин кызы да бүгенге көнгә кадәр район газетасын алдыра.
Бу вазыйфада егерме ал эшләү дәверендә күпме тонна төрле газеталар, журналлар, посылкалар аның куллары аша узган! Барлык почта җибәрүләрен ул авыл элемтә бүлекчәләре, район үзәге буенча бүлеп озата.
Хезмәттәшләре Гүзәл Мөхетдинованы һөнәри осталыгы, яхшы кешелек сыйфатлары өчен хөрмәт итәләр. Тормыш иптәше Тәбрис Мирзин белән фаҗигале төстә вафат булган сеңлесенең ике баласын тәрбиягә алып, аларга әти-әниләрен алмаштырганнар, үзләренең йөрәк җылыларын, назларын бүләк иткәннәр. Балалар лаеклы булып үскәннәр – кызлары белем алып, икътисадчы булып эшли, уллары университет тәмамлый.
– Бездә коллектив бик дус, тату, – дип уртаклашты Гүзәл Галимулла кызы. – Хезмәттәшләрем булышалар, авыр минутларда бер-беребезгә ярдәм итәбез. Шатлык-куанычлар белән дә уртаклашабыз, бина янындагы территорияне дә бергәләп матурлыйбыз. Мин почта территориясенә утырту өчен чәчәк үсентеләрен бик теләп чәчәм.
Бакчачылык, яшелчәчелек – почта озатуларын сортировкалаучы ханымның тагын бер яхшы сыйфаты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев