Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Хезмәте белән лаек була

"Аксу Агро" агрофирмасы механизаторы Рифкат Мотыйгуллинга "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы" исеме бирелде. Мондый югары исем - 42 еллык хезмәт нәтиҗәсе. Шуның 36 елын ул игенчелеккә багышлаган. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең иң алдынгы механизаторларының берсе буларак, Рифкат Мотыйгуллин төрле елларда хуҗалык, район җитәкчелеге һәм хәтта Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан...

"Аксу Агро" агрофирмасы механизаторы Рифкат Мотыйгуллинга "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы" исеме бирелде.

Мондый югары исем - 42 еллык хезмәт нәтиҗәсе. Шуның 36 елын ул игенчелеккә багышлаган. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең иң алдынгы механизаторларының берсе буларак, Рифкат Мотыйгуллин төрле елларда хуҗалык, район җитәкчелеге һәм хәтта Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан Рәхмәт хатларына, бүләкләргә лаек була. Ә менә бу дәүләт бүләген Рифкат Нургата улы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан алды.

- Президент бүләкне тапшырганда, күңелемне шатлык хисләре биләп алды, - дип сөйли механизатор. - Искә алуы да рәхәт. Ә хәзер инде кабат җиң сызганып эшкә чумарга кирәк.

Игенчеләрнең эше җиңелләрдән түгел. Эш нәтиҗәсе шулай ук техника торышына да бәйле. Күп еллар хезмәт кую дәверендә нинди генә тракторларда эшләргә, ремонтларга, искеләрен төзәтергә, кабиналарда туңып утырырга туры килмәгән аңа. Игенче өчен бу сезон аерым үзенчәлекле - ул яңа МТЗ-1221 тракторына идарә итәчәк.

Агрофирма җитәкчеләре һәм белгечләре билгеләп үткәнчә, Рифкат Нургата улы хезмәт сөючән һәм үз максатына ирешә торган хезмәтчән. Яхшы нәтиҗәләргә ирешүдә ул яшь хезмәттәшләре өчен өлге булып тора. Бер генә фактны мисал итеп китерәсе килә: үткән елда Нью-Холланд тракторында еллык эталон эш нәтиҗәсе 5934 гектарны тәшкил иткән. Бу хуҗалык буенча иң яхшы күрсәткеч.

Ә гектарлар исәбе арта гына бара. Механизаторның буш вакыты юк. Ул елның теләсә кайсы фасылында да эш белән мәшгуль. Кышын - сөт комплексында терлекләрне азык белән тәэмин итә, язын - кыр эшләрендә. Шикәр чөгендерен чәчүне дә уңышлы гына тәмамлаган. Җәй җитү белән азык әзерләүгә керешә. Кулдашы Рәис Ильязов белән ул яңа тракторда азык әзерләү звеносы составында хезмәт куячак. Атказанган механизатор буларак, агрофирма җитәкчелеге аңа зур өметләр баглый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев