Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Хезмәте белән ихтирамга лаек

"Аксу Агро" агрофирмасының механизаторлар составы нигезен зур хезмәт тәҗрибәсенә ия эшчеләр тәшкил итә. Тәлгат Яруллин нәкъ шундыйлардан. Ул гомеренең шактый өлешен авыл хуҗалыгы производствосына багышлаган. Җирле колхозга механизатор булып эшкә урнашканда егеткә 20 яшь тулган гына була. Аңа К-700 тракторын ышандырып тапшыралар. Бу тракторда нинди генә эшләрне башкармый. Еллар үткән...

"Аксу Агро" агрофирмасының механизаторлар составы нигезен зур хезмәт тәҗрибәсенә ия эшчеләр тәшкил итә.

Тәлгат Яруллин нәкъ шундыйлардан. Ул гомеренең шактый өлешен авыл хуҗалыгы производствосына багышлаган. Җирле колхозга механизатор булып эшкә урнашканда егеткә 20 яшь тулган гына була. Аңа К-700 тракторын ышандырып тапшыралар. Бу тракторда нинди генә эшләрне башкармый. Еллар үткән саен төрле маркадагы техника руле артына утырырга туры килә аңа. Шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиесендә дә үзгәрешләр, үзгәртеп корулар аз булмый. Әмма җир кешесе буларак ул туган авылыннан, сайлаган яраткан һөнәреннән аерылмый. Мондый кешеләр чын-чынлап ихтирам һәм мактауга лаек. Агрофирмада аның турында бары тик мактап кына сөйләделәр.

- Тәлгат Нәбиулла улы кебек механизаторлар - яшь хезмәткәрләр өчен өлге, - дип сөйли агрофирманың азык хәзерләү буенча җаваплы вәкиле, баш зоотехник Рәмис Мусин. - Ул ышанычлы, намуслы хезмәткәр, куелган бурычны җиренә җиткереп башкара.

Бүгенге көндә хуҗалыкта азык хәзерләү югары темплар белән бара. Агрофирмада сусыл азыклар запасы һәр көнне тонналаган яшел масса белән тулылана. Механизатор сенаж салуда соңгы операцияне башкара - К-700дә аны таптата. Бу операция осталык һәм төгәллек таләп итә. Тәҗрибәле, булдыклы тракторчы куелган бурычны уңышлы үти.

Кышкы чорда да Тәлгат Яруллинга шулай ук мөһим миссия тапшырылган - ул сөтчелек комплексын тәэмин итә: малларга сенаж, силос, печән ташый. Кардаларны тирестән чистарта. Аның хезмәте кирәкле һәм мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев