Гомере буена – балалар белән
Гөлшат Шәвәлиева үзенең утыз ел гомерен башлангыч сыйныф укучыларына белем бирүгә багышлый. Балалар белән эшләгән кеше үзе дә бераз самими, йомшак холыклы була. - Гөлшат Шакир кызы тәҗрибәле, квалификацияле, инициативалы мөгаллимә, - дип сөйли аның турында икенче Аксубай мәктәбе директоры урынбасары Флюра Фәхретдинова. - Ул яңа идеяләр, проблемалы белем бирү...
Гөлшат Шәвәлиева үзенең утыз ел гомерен башлангыч сыйныф укучыларына белем бирүгә багышлый.
Балалар белән эшләгән кеше үзе дә бераз самими, йомшак холыклы була.
- Гөлшат Шакир кызы тәҗрибәле, квалификацияле, инициативалы мөгаллимә, - дип сөйли аның турында икенче Аксубай мәктәбе директоры урынбасары Флюра Фәхретдинова. - Ул яңа идеяләр, проблемалы белем бирү һәм тәнкыйтьле фикер йөртү технологиясен кертүгә зур игътибар бирә. Укучыларның интеллектуаль мөмкинлекләрен тикшерә һәм аларны фаразлый.
"Санлы гасыр мәктәбе" гомумроссия проектында катнашучы буларак, укытучы үз эшендә санлы фәнни-методик материаллар куллана. Укучыларга карата таләпчәнлек, аларның белеменә гадел бәя бирү һәм дәресләр үткәрүгә иҗади якын килү Гөлшат Шакировнага белем бирүдә җитмеш ике процентлы сыйфатка ирешү мөмкинлеге бирә. Дүртенче сыйныфта Республика Интернет-тестлаштыру нәтиҗәләре Аксубай районы һәм Татарстан Республикасы күрсәткечләреннән югарырак. Ул - район аттестация комиссиясенең эксперт-төркем әгъзасы, башлангыч белем бирү программалары эшләнмәләренә кагылышлы проблемалар буенча вакытлыча иҗат төркеме әгъзасы булып тора.
- Гөлшат Шакир кызы актив тормыш позициясе яклы, чит кеше проблемаларына битараф карамый, иҗади сәләтле, зәвыклы кеше, - дип әйтәләр аның турында ул белем биргән укучыларның ата-аналары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев