Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Чирек гасыр – кыю коткаручы

Эчке хезмәт подполковнигы Әхтәм Насретдинов Аксубай районы баш коткаручысы һәм янгын сүндерүче постыннан китте. Бу вазыйфаны ул аз да түгел, күп тә түгел, чирек гасыр дәвамында башкарды. Әхтәм Насретдинов кебек кешеләр турында үз язмышын үзе төзегән, диләр. Хезмәт эшчәнлеген ул Казандагы "Оргсинтез" заводында аппаратчы булып башлап җибәрә, аннан соң армиядә...

Эчке хезмәт подполковнигы Әхтәм Насретдинов Аксубай районы баш коткаручысы һәм янгын сүндерүче постыннан китте.



Бу вазыйфаны ул аз да түгел, күп тә түгел, чирек гасыр дәвамында башкарды.


Әхтәм Насретдинов кебек кешеләр турында үз язмышын үзе төзегән, диләр. Хезмәт эшчәнлеген ул Казандагы "Оргсинтез" заводында аппаратчы булып башлап җибәрә, аннан соң армиядә хезмәт итә, Түбән Камада шина заводында эшли. Аның тормышында барысы да үз чираты белән килә - гаилә кора, балалары дөньяга килә. Аннан соң ул язмышын кискен үзгәртә. Завод каршындагы янгын частендә янгын сүндерүче булып эшли башлый. Һәм бер ел дәверендә бүлек командиры вазифасына кадәр күтәрелә, һәм моңа, ул үзе әйтүенчә, аңа чик саклаучы булып хезмәт итүе булыша.


Өметле командир буларак, янгын часте җитәкчелеге Әхтәм Шәйдулла улын укырга җибәрә. 28 яшьлек ир-егет тормыш иптәше һәм бәләкәй кызы белән Уралга, Свердловск янгын сүндерү-техник училищесына юл ала. Шәһәрдәге бөтен уңайлыклары булган шартларны казарма тормышы алмаштыра, ә гаиләсе тулай торакта яши. Лейтенант йолдызчыклары алгач, Түбән Камада перспектива зур икәнен аңлауга карамастан, укуын тәмамлагач, ул авыл районында хезмәт итәргә теләвен белдерә.


- Юллама буенча Чүпрәле районына Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе итеп билгеләндем, - дип искә ала Әхтәм Шәйдулла улы. -Тәҗрибәм дә тиешле дәрәҗәдә түгел, остазларым да юк иде, моңа өстәп, чит районда да әле. Алган белемемне үзлегемнән гамәлгә ашыра башладым.


Ә инде бер елдан соң Аксубай районына Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекциясе һәм янгын часте җитәкчесе булып кайта.


Чирек гасыр дәверендә Әхтәм Насретдинов җитәкләгән хезмәт һәм вазыйфа берничә тапкыр исемен үзгәртә, ә ул районның төп хезмәткәренең берсе булган оешманың алмаштыргысыз җитәкчесе булып кала. Һәм узган еллар дәвамында районның янгын иминлеген саклап кына калмый. Бер үк вакытта, тәҗрибәле җитәкче буларак, базаның материаль-техник базасын җиһазлау, коллективның һөнәри осталыгы һәм эчке микроклиматның иминлеге турында кайгырта.
Бүген Аксубай районы янгын частендә һәрдаим әзер булган өч янгын сүндерү машинасы бар, монда янгын сүндерүчедән "коткаручы" исеменә аттестацияләнгән кырыкка якын кеше эшли. Бу янгын часте базасында бердәм диспетчер хезмәте, Яңа Ибрайда һәм Мюдта эшләп килүче аерым постлар оештырылган. Соңгы ун елда монда кадрлар агымы күзәтелми. Шунысын да әйтергә кирәк, ГЗДС базасы - янгын сүндерүчеләргә һәм коткаручыларга теләсә нинди гадәттән тыш шартларда эшләү мөмкинлеге биргән газ-төтен хезмәте дә бар. Материаль-техник база, икътисади күрсәткечләрдән тыш, коллективта һәм районда җитәкчене хөрмәт итүгә булышкан тагын бер нәрсә бар. Теләсә нинди янгында, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда, Әхтәм Насретдинов һәрвакытта да беренче сафларда булды.


-Егетләргә рәхмәт, янәшәмдә дус, тату, ярдәмгә килергә әзер ышанычлы тыл барлыгын тоеп эшләдем, алар белән утка да, суга да керергә куркыныч булмады, - дип сөйли Әхтәм Шәйдулла улы. - Мин якыннарымның, кул астымда эшләүчеләрнең, кешеләрнең күзләренә карарга оят булмасын, дип тырыштым.

Районның баш коткаручысы һәм янгын сүндерүчесе вазыйфасында 25 ел хезмәт итү дәверендә Әхтәм Насретдинов "Фидакарь хезмәт өчен", " I. II.III нче дәрәҗә хезмәттә аерылып торган өчен" "Россия МЧС Мактау билгесе", "Россия МЧС ХХ еллыгына" истәлекле "Маршал Василий Чуйков", "Казанның 1000 еллыгы" медальләре белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев