Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Бәхетен гаиләсендә һәм эшендә күрә

Татьяна Убейкина "Яхшы педагог-психолог" республика конкурсы финалисты дипломы алды. Конкурста балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән, психолог-педагогик хезмәтләр һәм үзәкләрдән 432 педагог-психолог катнашты. Конкурс чаралары кысаларында 3800 бала һәм яшүсмер психологик-педагогик ярдәм алды. Конкурсның муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча республиканың 78 педагог-психологы җиңү яулады. Иң яхшы 19 белгеч, шул исәптән 3 нче Аксубай урта...

Татьяна Убейкина "Яхшы педагог-психолог" республика конкурсы финалисты дипломы алды.


Конкурста балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән, психолог-педагогик хезмәтләр һәм үзәкләрдән 432 педагог-психолог катнашты. Конкурс чаралары кысаларында 3800 бала һәм яшүсмер психологик-педагогик ярдәм алды.

Конкурсның муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча республиканың 78 педагог-психологы җиңү яулады.

Иң яхшы 19 белгеч, шул исәптән 3 нче Аксубай урта мәктәбенең педагог-психологы Татьяна Николаевна да, зональ сынауларны узып, бәйге финалына үтте. Республика этабында ул "Танышу карточкасы"н - шигырь юлларына салынган биографиясен тәкъдим итте. Казан мәтәбенең җиденче сыйныф укучылары белән куркынычлылык төркеме яшүсмерләрен эмоциональ контрольләүгә бәйле тренинг үткәрде. Һәм жюри хөкеменә "Аутоагрессия һәм аның сәбәпләре" ата-аналар җыелышы программасын тәкъдим итте.

Хөкемдарлар комиссиясе педагогның эшен югары бәяләде. Өстәвенә, психолог булып ул икенче ел гына эшли. Хәер педагогик стажы аз түгел. Моңа кадәр башлангыч сыйныфлар белән эшли, аннан соң Аксубай техникумы директорының уку-тәрбия эшләре буенча урынбасары була.

- Минем эшем һәр укучыга шәхси якын килеп эшләүгә нигезләнгән, - дип фикерләре белән уртаклашты финалист. - Олы тормыш юлында килеп туган авырлыкларны да без укучының әти-әнисе һәм укытучысы белән бергә хәл итәбез. Проблеманы төрле яклап карыйбыз, аны хәл итүдә бары тик нәкъ менә шул балага туры килгән уңайлы вариантларны гына табарга тырышабыз.

Татьяна Николаевна тормыш иптәше Николай Николаевич белән ике кыз тәрбиялиләр. Өйләре иркен, уңайлы, хуҗалыклары зур.

- Яшәгән саен үземнең иң бәхетле кеше булуымны ныграк аңлыйм. Гаиләмне, һөнәремне яратам, - ди Татьяна Убейкина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев