Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Бүген – Мәшгульлек хезмәте көне

1991 елның 19 апрелендә Халыкны эш белән тәэмин итү турында Закон кабул ителә. Ил буенча кешеләргә һөнәр сайлауда, эшкә урнашуда һәм тормышта үз урыннарын табуда ярдәм итү бурычы йөкләнгән хезмәтләр оеша. Директор Иван Маклаков җитәкләгән Аксубай районы Мәшгульлек үзәгенең зур булмаган коллективы Аксубай гражданнарының мәшгульлеген оештыруда ярдәм күрсәтү өчен бөтен...

1991 елның 19 апрелендә Халыкны эш белән тәэмин итү турында Закон кабул ителә.

Ил буенча кешеләргә һөнәр сайлауда, эшкә урнашуда һәм тормышта үз урыннарын табуда ярдәм итү бурычы йөкләнгән хезмәтләр оеша. Директор Иван Маклаков җитәкләгән Аксубай районы Мәшгульлек үзәгенең зур булмаган коллективы Аксубай гражданнарының мәшгульлеген оештыруда ярдәм күрсәтү өчен бөтен көчен куя.

Бүген бу дәүләт учреждениесендә югары квалификацияле 6 белгеч эшли. Җитәкче инспекторлар Венера Стоянова, Наталья Никонова, Татьяна Волкова һәм Лиана Мельникова килүчеләргә һәрвакыт әдәпле, мөлаем. Баш хисапчы Нина Кузнецова, машина йөртүче Анатолий Беляев үз эшләренә бик җаваплы карыйлар.

Мәшгульлек үзәге халыкны эш белән тәэмин итү юнәлешендә төрле Программаларны тормышка ашыра. Яшьләрнең һөнәри яраклашуына бәйле дә зур эшләр алып барыла. Инвалидларны эшкә урнаштыруга аерым игътибар бирелә.

Кризис чорында да дәүләт мәшгульлек сәясәтен гамәлгә ашыру буенча туктаусыз эш алып барылды. Эш белән тәэмин итүне сорап мөрәҗәгать иткән гражданнарга шәхси якын килү - Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләренең төп бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев