Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Бердәм кизү-диспетчер хезмәте тәүлек әйләнәсе эштә

Аксубай районының Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте оешуга 5 ел булды. Гражданнарны яклау идарәсе органы буларак, хезмәт район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән 2012 елның 1 гыйнварендә "01" телефон номеры базасында булдырылды. Ул тәүлек буена эшли. - Кешеләр гомере һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырган төрле көтелмәгән хәлләр, ашыгыч йогынты ясау хезмәтеннән мөмкин кадәр...

Аксубай районының Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте оешуга 5 ел булды.

Гражданнарны яклау идарәсе органы буларак, хезмәт район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән 2012 елның 1 гыйнварендә "01" телефон номеры базасында булдырылды. Ул тәүлек буена эшли.

- Кешеләр гомере һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырган төрле көтелмәгән хәлләр, ашыгыч йогынты ясау хезмәтеннән мөмкин кадәр төгәл һәм ашыгыч карарлар кабул итүне таләп итә. Гадәттән тыш хәлләр турындагы мәгълүматларны туплау, эшкәртү һәм алар турында хәбәр итү, шулай ук гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда районның барлык кизү-диспетчер хезмәтләренең уртак йогынты ясавын гамәлгә ашыру нәкъ менә әлеге хезмәткә тапшырылган, - дип шәрехләде башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов.

Гадәттән тыш хәлләр килеп туганда мәгълүматлар 112, 01 телефоннары һәм БКДХ (ЕДДС) аша кабул ителә һәм барлык үзара хезмәттәшлек итү хезмәтләренә тапшырыла.

Хезмәтнең эше төгәл җайга салынган - ул үз эшчәнлеген Россия МЧСы баш идарәсенең Татарстан буенча кискен хәлләр үзәге белән үзара хезмәттәшлектә башкара.

Оператив кизү торучы кабул иткән мәгълүматларны үзәкнең өлкән оператив дежурныена, район җитәкчелегенә һәм гадәттән тыш хәлнең яки вакыйганың үзенчәлегеннән чыгып, башка урындагы затларга хәбәр итә. Эш урыннары шәхси компьютерлар, телефон элемтәсе, УКВ һәм КВ радиостанцияләре, хәвеф төмәсе җайланмасы (УЗС 2) белән җиһазландырылган.

Бүгенге көндә штатта өч хезмәткәр - Максим Мясников, Сергей Карпов, Вячеслав Баринов эшли. Хезмәтне оешкан көннән алып Фирнат Шәязданов җитәкли.

- Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәтенә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда гына мөрәҗәгать итмиләр, - дип билгеләп үтте хезмәт җитәкчесе. - Мөрәҗәгатьләр ел фасылына да, һава торышына да бәйле. Юлны кар каплап киткәндә, торба шартлаганда, су яки ут булмаганда да шалтыраталар - без бу хакта тиешле хезмәтләргә хәбәр итәбез.

Биш ел эчендә БКДХнең бердәм номерына - 1300дән артык, 2016 елда 112 бердәм номеры буенча 475 мөрәҗәгать кергән, ә 2017 ел башыннан - 30дан артык. Ә бу саннар хезмәтнең халык өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын дәлилли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев