Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Башкалар тәҗрибәсенә таяна

Хәзерге заман таләпләре буенча укытучы уку-укыту мәгълүматлары чыганагы түгел, ә иҗади укыту процессын оештыручы булырга, укучыларның эшчәнлеген кирәкле якка юнәлдерергә, шул ук вакытта һәр укучының индивидуаль сәләтләрен дә күздә тотарга тиеш. Аксубайның 3 нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Юлия Дмитриева шулай дип саный. Яшь булуына да карамастан, аның...

Хәзерге заман таләпләре буенча укытучы уку-укыту мәгълүматлары чыганагы түгел, ә иҗади укыту процессын оештыручы булырга, укучыларның эшчәнлеген кирәкле якка юнәлдерергә, шул ук вакытта һәр укучының индивидуаль сәләтләрен дә күздә тотарга тиеш.

Аксубайның 3 нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Юлия Дмитриева шулай дип саный. Яшь булуына да карамастан, аның инде тәҗрибәсе зур һәм ул аның белән теләп уртаклаша. "Ел укытучысы" Бөтенроссия бәйгесенең республика этабында "Педагогик дебют" номинациясендә ул лауреат исеменә лаек булды.
- Мин үзлегемнән укып яңа белемнәр алам: конференцияләрдә, семинарларда катнашам, - дип сөйли Юлия Юрьевна. - Эш барышында райондагы, республикадагы, педагогик берләшмәләрдәге хезмәттәшләрем белән тыгыз элемтәдә торам. Һөнәри осталыгымны камилләштерү максатларында Алабуга шәһәрендә узган "Җиденче халыкара мәктәп укытучылары фестивале"ндә катнаштым.
Тәҗрибәле өлкән хезмәттәшләре белән киңәшеп, яшь укытучы аерым шәхескә юнәлдерелгән укытуга нигез салучыларның хезмәтләрен өйрәнә башлый.
"Укытуны 21 гасыр өчен үзгәртү" программасын тормышка ашыру буенча 3 нче мәктәп 2014 елдан Өстенлек мәктәбе булганга, Юлия Юрьевна дәресләрдә хезмәттәшлекне, аралашуны, критик фикерләүне һәм креативлыкны үстерүгә юнәлтелгән укыту структураларын актив куллана башлый.
- 2015 елдан бишенче сыйныфлар төп гомуми белем бирүдә Федераль дәүләт белем бирү стандартына (ФГОС) күчтеләр, - дип бүлешә укытучы. - Миңа укытуда системалы-эшчәнлекле якын килүне өйрәнергә туры килде. Кулланылган укыту структуралары ярдәмендә ФГОС буенча укыту эшчәнлеген оештыру җиңелрәк булды.
Аның укучылары рус теле буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль этабы җиңүчеләре һәм призерлары булып торалар һәм муниципаль, республика бәйгеләрендә һәм конференцияләрдә актив катнашалар, ел саен үткәрелә торган "Туган тел" бәйгесендә. Быел Ксения Чурбанова "Матур уку лидеры" әдәби рингында икенче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев