Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

АСЫЛ ЗАТ

Җитез, эшлекле бу чибәр ханымны районыбызда белмәгән, үз итмәгән кеше юктыр. Язмам Әминә Кәрим кызы Вәлиуллина турында. Узган гасырның 70 нче елларында аның әти-әнисе Яр Чаллы якларына - гигант автозавод төзелешенә юл тота. Әтиләре ул вакытта зур шәһәрдә балаларына, ә алар бишәү, белем бирү, эшкә урнашу, торак мәсьәләсен хәл итү...

Җитез, эшлекле бу чибәр ханымны районыбызда белмәгән, үз итмәгән кеше юктыр. Язмам Әминә Кәрим кызы Вәлиуллина турында.



Узган гасырның 70 нче елларында аның әти-әнисе Яр Чаллы якларына - гигант автозавод төзелешенә юл тота. Әтиләре ул вакытта зур шәһәрдә балаларына, ә алар бишәү, белем бирү, эшкә урнашу, торак мәсьәләсен хәл итү җиңел булуын аңлый. Балаларның бишесе дә әти-әни үрнәгендә яшьтән үк хезмәткә тартылалар, эш сөючән, тәртипле булып үсәләр.


Бигрәк тә Әминәләре сөендерә. Яшьли эшли башлый, Алабуга Дәүләт педагогия институтына үзенең балачак хыялын тормышка ашыру өчен укырга керә һәм рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алып чыга. Булачак тормыш иптәше Наил белән дә шунда очрашалар. Гаилә Аксубайга кайта. Яшь укытучының эшкә сәләтен күреп, дәресләргә өстәп, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын да тапшыралар.


Ул чакларны Әминә Кәрим кызы сагынып искә ала. Укучылар бик актив, кичәләр, концерт-фестивальләр үткәрү зур җанлылык белән үтә. Укытучылар, укучылар һәр чарага иҗади якын килеп, һәр эшне җиренә җиткереп башкаралар. Ә барлык башлангычлар башында - Әминә Кәримовна тора.


- Еллар уза, Аксубай үсә, яңара, район үзәгендә яңа мәктәп төзелә. Ул вакытта мәгариф бүлеген җитәкләүче Ирек абый Галиуллин яңа мәктәпкә директор итеп Әминә Кәримовнаны тәкъдим итә. Ул аның яхшы оештыручы, укучылар һәм ата-аналар арасында абруй казанган мөгаллим икәнен белә.


Беренче карашка бина матур, төзек булса да, эченә кергәч бик күп эшләрне яңадан башкарырга, сыйныф-кабинетларны зәвык белән тәртипкә китерергә туры килә. Ике-өч ел эчендә мәктәп җылы, якты, уңайлы, яшеллеккә күмелгән белем бирү үзәгенә әверелә. Бәйгеләр, олимпиадалар үтә, башкаладан килгән кунакларны да иң беренче итеп монда алып киләләр. Бу әле эшнең башы гына була.


Мәктәп - балаларга ныклы белем һәм тәрбия бирү учагы. Моның өчен һәр укытучы яхшы хәзерлекле булырга, төрле укыту ысулларын, алымнарын белергә, укучыларның психологиясен аңларга, яңалыкка омтылырга тиеш. Шушы төп нигезләрне аңлап, коллектив бер бөтен булып эшкә алына. Ә Әминә Кәримовна, мәктәп китапханәсе, тәҗрибә участогы, теплица, ашханә, спорт залының берөзлексез эшләвен тәэмин итүне үзенең бурычы итеп куя. Нәтиҗәләр озак көттерми: уку-укыту эше җайга салына, мәктәпне "бик яхшы" билгеләренә тәмамлаучылар саны арта, укытучылар һәм укучылар фәнни конференцияләрдә катнашып, призлы урыннар алалар. Мәктәп коллективының абруе үсә, аның үзенә генә хас булган традицияләре барлыкка килә.


Бар да җайга салынды дигәндә генә, район җитәкчелеге Әминә ханымга яңа вазыйфа - район мәгариф бүлеген җитәкләргә тәкъдим итә. Яңадан җиң сызганып эшкә алына ул.


Соңгы елларда мәгариф системасында зур үзгәрешләр күзәтелә. Замана балалары да үзгәрде. Телефон, планшет, ноутбук кебек әйберләр уңайлы булсалар да, уку процессында югары технология кулланылса да, балаларның уйлау сәләте түбәнәя, чөнки алар китап укымый диярлек, яшьтәшләре белән аралашу да кими. Менә шул әйберләр борчый да инде җитәкчене. Ләкин тәҗрибәле укытучы Әминә Кәрим кызы Вәлиуллина, илдә укыту-тәрбия эшенең җайга салынуына, балаларга армый-талмый белем биргән педагогның, совет чорындагы кебек, җәмгыятьтә кабат үзенең абруйлы урынын алачагына ышана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев