Алтын куллы кешеләр
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәтчәннәренең кышкы чорда да буш вакытлары булмый диярлек. "Аксубай" агрофирмасының җир эшчеләре көзге кыр эшләрен тәмамлап, техниканы кышкы саклауга кую эшләрен башлап җибәрделәр. Кыр техникасының күп өлеше "Луч" бүлегенең машина-трактор паркында урнашкан. Монда ремонт эшләренең кызу чоры. Бүгенгесе көнгә чәчкечләрне, культиваторларны һәм тырмаларны ремонтлау ахырына якынлашып килә....
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәтчәннәренең кышкы чорда да буш вакытлары булмый диярлек.
"Аксубай" агрофирмасының җир эшчеләре көзге кыр эшләрен тәмамлап, техниканы кышкы саклауга кую эшләрен башлап җибәрделәр. Кыр техникасының күп өлеше "Луч" бүлегенең машина-трактор паркында урнашкан. Монда ремонт эшләренең кызу чоры. Бүгенгесе көнгә чәчкечләрне, культиваторларны һәм тырмаларны ремонтлау ахырына якынлашып килә. Чиратта - тракторлар һәм башка җайланмалар.
Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау эшенең күп өлешен составында Николай Степанов, Анатолий Васиков һәм Вячеслав Садыков булган бригада башкарган. Алар үз эшләренең осталары, хезмәт сөючән кешеләр. Һәрберсе турында да бары тик мактау сүзләре генә әйтеп була. Николай Степанов - авыл хуҗалыгы производствосы ветераны. Ул тиздән үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Аның хезмәт биографиясе ул вакытлардагы Куйбышев исемендәге колхоздан башланып китә. Кырда, терлекчелек объектларында аңа төрле эшләрне башкарырга туры килә. Үзен аямыйча хезмәт куя ул. 30 елдан артык инде чылбырлы трактор аңа беркетелгән. Уңган җир хезмәтчәне кулында ул әле дә сафта. Ун ел лаеклы ялда булуга да карамастан, ветеран эшсез өендә утыра алмый.
- Николай Леонтьевич - безнең авыл хуҗалыгы предприятиесенең иң яхшы хезмәтчәннәреннән берсе, - дип сөйли аның хакында "Луч" бүлеге управляющие Владимир Дмитриев. - Ул ышанычлы кеше һәм анарга төрле эшләрне курыкмый тапшырырга була. Үзенең җаваплылыгы, башкаручанлыгы аркасында ул яшь коллегалары өчен өлге булып тора.
Анатолий Васиков турында да шулай ук бик күп яхшы сүзләр ишеттек. Ул гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган. Һөнәре буенча машина йөртүче. Ләкин кирәк икән - шунда ук слесарь булып машина паркында ремонт эшләренә керешә. Һәм үз эшен яхшы белә.
Вячеслав Садыков - ремонтчылар арасында иң яше. Бүген техника ремонтлау чорында - ул тимер кою остасы. Кыр эшләренең кызу чорында ашлык амбарында сортларга бүлү машинасы белән идарә итә. Кырда да, монда да - җаваплы эшче.
Ремонтчылар кышкы чорда да эшсез тормыйлар. Тәҗрибәләре дә, эш сөючәнлек һәм тырышлыклары җитәрлек аларның. Димәк, язгы кыр эшләре кампаниясенә бөтен техника да ышанычлы әзерләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев