Алга барырга этәрүче һөнәрне сайлаган
Башлангыч сыйныфлар укучыларына белем бирү өчен универсаль белгеч булырга кирәк.
Сабыйны укырга, санарга, дөрес итеп фикер йөртергә һәм яшьтәшләре белән аралашырга өйрәтергә бу юлны сайлаган һәркем дә сәләтле түгел.
Надежда Копанева Түбән Баланда башлангыч мәктәбендә чирек гасырдан артык – комплекс ачылган вакыттан алып эшли.
– Мәктәптә укыган вакыттан ук башлангыч сыйныфлар укытучысы булырга хыялландым, – ди Надежда Сергеевна. – Бүген дә укытучым белән үткән минутларны – сәяхәтләрне, бәйрәмнәрне искә алып, шатлык хисләре тоям. Мин әле шул вакытта ук башлангыч сыйныфлар укытучысы булачакмын һәм аңа охшарга тырышачакмын дип карар иттем. Үсә төшкәч бу һөнәрнең көндәлек тырыш хезмәт кенә түгел, күпмедер дәрәҗәдә фидакарьлек тә таләп итүен аңлый башладым. Тик чигенергә теләмәдем.
Чөнки мәктәп – ул алга даими хәрәкәт итү. Укытучы һөнәре вакыт белән бергә атларга, бәлки, аны узып китәргә дә этәрә. Бу еллар дәвамында педагог шулай яшәргә һәм эшләргә тырыша. Надежда Сергеевнаның эш принцибы – балага индивидуаль якын килү, педагог үзе әйтүенчә, аларның һәрберсен ул бриллиантка әйләндерергә кирәк булган алмаз кебек күрә.
Ягъни, аның сәләтен күрү һәм гармонияле үсеш өчен шартлар тудыру. Шул ук вакытта укучы хәл итә ала торган биремнәрне генә тәкъдим итәргә тырыша. Шулай гына баланың үз-үзен бәяләвен арттырырга һәм аны укуга мотивацияләргә мөмкин, дип саный ул.
–Минем кагыйдә – һәр укучы мәктәпкә омтылырлык, укырга теләге булырлык итеп эшләү, – ди педагог.
Аның укучыларының укуда яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп торулары очраклы түгел. Надежда Копонева “ФГОС в действии” дәресләренең методик эшләнмәләре бәйгесендә берничә тапкыр катнашкан һәм аның эшләре иң яхшы дип табылган. Укытучының егерме биш еллык хезмәт нәтиҗәсе – ”Татарстан Республикасының атказанган укытучысы“ дигән мактаулы исемгә тәкъдим ителү. Беренче булып Надежда Сергеевнаны югары бүләк алуы белән ире Вясеслав һәм кызлары Анастасия белән Екатерина котлаганнар.
Укытучыларның традицион август киңәшмәсе алдыннан Надежда Сергеевна үзенең беренче җитди юбилеен билгеләп үтте.
Директор Ольга Копонева җитәкчелегендә Түбән Баланда “Балалар бакчасы – башлангыч мәктәп” коллективы да Надежда Сергеевнаны түгәрәк дата белән чын күңелдән тәбрик итә һәм киләчәктә дә авыр, әмма игелекле һәм мактаулы хезмәтендә уңышлар тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев