Алдынгылар арасында булу – намуслы хезмәт күрсәткече
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен җәйге чор - иң тыгыз эш вакыты. Механизаторлардан аерым тырышлык таләп ителә. Чөнки уңыш һәм малларның ничек кышлавы аларның эш күрсәткеченә бәйле. "Аксу Агро" игенчеләре намуслы хезмәтләре белән аерылып торалар. Фәнил Минвәлиев әлеге хуҗалыкның иң яхшы механизаторларыннан берсе. Бүген ул азык хәзерләү эшләре белән мәшгуль. Фәнил...
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен җәйге чор - иң тыгыз эш вакыты.
Механизаторлардан аерым тырышлык таләп ителә. Чөнки уңыш һәм малларның ничек кышлавы аларның эш күрсәткеченә бәйле. "Аксу Агро" игенчеләре намуслы хезмәтләре белән аерылып торалар. Фәнил Минвәлиев әлеге хуҗалыкның иң яхшы механизаторларыннан берсе. Бүген ул азык хәзерләү эшләре белән мәшгуль. Фәнил иртәдән кичкә кадәр К-744 тракторы белән сенаж базында яшел массаны таптатуда хезмәт куя (икенче сменада аны Хәлил Хәйруллин алыштыра). Бу катлаулы эшне бары тик уңган тракторчыларга гына ышандыралар.
- Фәнил Минвәлиев үз эшен яхшы белә, - ди агрофирманың сөт комплексы җитәкчесе Равил Мусин. - Көненә азык йортына 300 дән 400 тоннага кадәр яшел масса ташый. Эш бер генә минут та туктап тормый. Механизатор технология таләп иткәнчә ваклатылган үләнне тиешле кондициягә кадәр тигезли һәм тыгызлый. Барысына да өлгерә.
Фәнил һәм аның хезмәттәшләре азык әзерләү эшләрен төгәлләгәннән соң, тагын бер җаваплы эш - игеннәрне урып-җыюга керешәчәкләр. Һәм ул ашлык җыю комбайнына күчеп утырачак. Механизаторның көзен дә мөһим эше җитәрлек. Кышын ул юлларны кардан чистарта, башка эшләрне башкара. Язын кабат чәчү эшләре. Шушы режимда ул инде 16 ел намуслы хезмәт куя. Авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләргә ул армиядән кайткач ДОСААФ бүлегендә машина йөртүче курсларында укыганнан соң килә. Крестьян эшендә аның белеме дә, тәҗрибәсе дә җитәрлек һәм шуңа өстәп хезмәт сөючәнлеге дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев