Аксубай терлекчесе Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан бүләккә лаек булды
«Молко» ҖЧҖнең машина белән саву операторы Римма Ефимова Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
«Смена» бүлегенең товарлыклы-сөтчелек фермасы елны югары күрсәткечләр белән тәмамлый. Биредә көн саен 5740 килограммнан артык сөт савыла, узган елның шул ук чоры күрсәткече – 4943 килограмм.
Римма Ефимова – югары күрсәткечләргә ирешкән, стажлы терлекчеләрнең берсе. Яңа Аксубайдагы товарлыклы-сөтчелек фермасында 8 ел эшли, моңа кадәр 4 ел дуңгызчылык комплексында эшләгән. Ә мәктәптә укыган вакытта (Римма Георгиевна тумышы белән Яңа Тимошкинодан) фермада әнисенә ярдәм иткән. Аның турында яшь чагыннан бирле әлеге тармакта дияргә була, эш тәҗрибәсе дә җитәрлек.
Савымчы эше авылда авыр хезмәтләрнең берсе. Көн сәгатьләп бүленгән. Иртәнге сәгать дүрттә алар эшкә китә: малларның асларын чистарталар, аннары савалар, иртәнге тугызлар тирәсендә өйләренә кайталар, төштән соң да бар да шул ук тәртиптә кабатлана. Шулай көн артыннан көн үтә. Ферма хезмәткәре эшен җаваплылык хисе белән үтәргә тырыша. Нәтиҗәләр дә күз алдында. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада Римма Ефимова авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыннан Рәхмәт хаты алды. Бу – терлекче хезмәтенә югары бә«Смена» бүлегенең товарлыклы-сөтчелек фермасы елны югары күрсәткечләр белән тәмамлый. Биредә көн саен 5740 килограммнан артык сөт савыла, узган елның шул ук чоры күрсәткече – 4943 килограмм.
Римма Ефимова – югары күрсәткечләргә ирешкән, стажлы терлекчеләрнең берсе. Яңа Аксубайдагы товарлыклы-сөтчелек фермасында 8 ел эшли, моңа кадәр 4 ел дуңгызчылык комплексында эшләгән. Ә мәктәптә укыган вакытта (Римма Георгиевна тумышы белән Яңа Тимошкинодан) фермада әнисенә ярдәм иткән. Аның турында яшь чагыннан бирле әлеге тармакта дияргә була, эш тәҗрибәсе дә җитәрлек.
Савымчы эше авылда авыр хезмәтләрнең берсе. Көн сәгатьләп бүленгән. Иртәнге сәгать дүрттә алар эшкә китә: малларның асларын чистарталар, аннары савалар, иртәнге тугызлар тирәсендә өйләренә кайталар, төштән соң да бар да шул ук тәртиптә кабатлана. Шулай көн артыннан көн үтә. Ферма хезмәткәре эшен җаваплылык хисе белән үтәргә тырыша. Нәтиҗәләр дә күз алдында. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада Римма Ефимова авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыннан Рәхмәт хаты алды. Бу – терлекче хезмәтенә югары бәя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев