Аксубай районы ветеринары гомерен бер һөнәргә багышлаган
Ветеринария табибы сугышчы-интернационалист Ринат Миргалиев 38 ел гомерен район ветеринария берләшмәсендә эшләүгә багышлаган.
Ринат Мөбарәк улының бөтен хезмәт юлы районның ветеринария хезмәтендә эшләп уза. Бу һөнәргә ул очраклы гына килгән һәм ул аның тормышында иң мөһиме булган. Мәктәптә яхшы укый, физика-математика факультетына укырга керергә тели – төгәл фәннәр белгече булырга хыяллана. Тик язмыш башкача хәл итә. Ул мәктәпне тәмамлый һәм авиация заводында эшли башлый. Хезмәт чыныгуы алып, ветеринария институты студенты була. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, армиягә чакырыла.
Яшь белгеч үзенең Ватан алдындагы хәрби бурычын Әфганстан Республикасында Совет гаскәрләре контингенты составында үти. Сугышның нәрсә икәнен белгән барлык кешеләр кебек үк, тормышының әлеге чоры аның өчен бик үзенчәлекле. Ул еллар турында искә алырга, сугыш вакыйгалары турында сөйләргә яратмый. Бары тик мәктәп укучылары белән батырлык дәресләрендә очрашканда гына хәрби хезмәт мизгелләре турында сөйли ала.
Яшь белгеч эшне дә бик тиз таба. Армиядән соң Аксубайга кайткач, хәрби комиссариатка исәпкә басарга бара һәм юлдан кире кайтканда, ветеринария берләшмәсе бинасында элмә тактаны күреп, кереп эш урыны юкмы икән дип кызыксынырга була. Шул көннән алып 38 ел вакыт узган.
Ветеринаря табибы, ветеринария лабораториясе мөдире зур хезмәт юлы уза. Колхозлар белән эшли, мөгезле эре терлекләргә биохимик тикшеренүләр уздыралар, терлек азыгының сыйфатын контрольлиләр, куркыныч йогышлы авыруларга каршы көрәшәләр. Аның җитәкчелегендә ветеринария лабораториясе бинасына ремонт ясала, 3-4 төркем патогенлык микроорганизмнары белән эшчәнлекне тормышка ашыруга лицензия алалар, аккредитация узуга әзерлек буенча зур эш башкаралар. Ул үз тирәсендә профессионалларның бердәм коллективын туплаган. Күп кенә куркыныч авырулар буенча Аксубай районының озак еллар дәвамында имин районнар рәтендә булуы ветеринарның нәтиҗәле хезмәт күрсәткече булып тора. Шул исәптән бруцеллез буенча да. Ә соңгы вакытта сөт көтүенең лейкоз белән авыру шактый кимеде. Югары дәрәҗәдәге белгеч буларак, Ринат Миргалиев терлекчелек буенча зональ, республика семинарлары вакытында мөгезле эре терлекләргә ветеринария хезмәте күрсәтүдә теге яки бу проблеманы хәл итү буенча үз эшләнмәләрен тәкъдим итеп, тәҗрибәсе белән уртаклаша.
– Ринат Мөбарәк улы – ветеринария табибы буларак та, бүлекчә җитәкчесе буларак та үз эшенең чын остасы, – дип сөйли район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин. – Ул район ветеринария тармагын үстерүгә үзеннән зур өлеш кертте. Аның эшкә мөнәсәбәте – ветеринария берләшмәсенең яшь хезмәткәрләре өчен үрнәк булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев