Аксубай мәдәният хезмәткәренең хезмәтен лаеклы бәяләделәр
Чуаш мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен Беловка авыл мәдәният йорты директоры Тамара Андреева район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
Бүләкләү район Уяв бәйрәме вакытында булды. Тантанада катнашкан йөзләгән кеше авыл мәдәният хезмәткәренә җылы алкышлады.
Тамара Андрееваны районда җырчы һәм музыка уен коралында оста уйнаучы буларак беләләр. Тамашачылар аны концерт номерлары вакытында гармун белән дә күрәләр, ул җырлый да, чыгыш ясаучыларга гармунда да уйный.
Ул кечкенәдән музыкага сәләтле булган. Иске Тимошкино мәктәбен тәмамлаганнан соң Тамара Левукова Казан мәдәният университетына музыкаль сәнгать факультетына укырга керә. Музыкаль белгечлек алып, югары уку йортын уңышлы гына тәмамлый. 1988 елдан Тамара Леонтьевна Беловка авыл клубында эшли.
– Тамара Андреева, авыл үзешчәннәрен җитәкләп, чуаш телен, мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрен саклап калу буенча зур эш башкара, – дип сөйли Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов. – Авыл үсеше өчен бу бик мөһим.
Авыл музыканты оештырган «Шур çăл» вокаль коллективы, «Деревенька» фольклор ансамбле кайчандыр әбиләребез башкарган җырларны янәдән торгыза. Халык җырлары – ул сүзләр һәм көйләр генә түгел, аларга югары мәгънә, халык зирәклеге салынган.
Тамара Леонтьевнаның иҗади хезмәт стажы 34 ел. Бу еллар эчендә мәдәни ялны оештыру, мәдәни традицияләр нигезендә яшьләрне тәрбияләү буенча да бик күп эшләр башкарылган.
Ул үз хезмәте өчен лаеклы бәя алды. Ул җитәкләгән коллективларның потенциалы зур, тамашачылар да алардан эчтәлекле, кызыклы номерлар көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев