Аксубай идарәчесе нәтиҗәле хезмәте өчен Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан бүләк алды
«Актай» АПК ҖЧҖ идарәчесе Галияр Хәмитов Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан Мактау грамотасына лаек булды.
«Актай» авыл хуҗалыгы предприятиесенә Галияр Зөфәр улы 2008 елда тракторчы булып эшкә килә. Моңа кадәр коммуналь хуҗалыкта эшли. Механизатор җир эшләрен башкара – сөрә, чәчә, урып-җыя. Авыл хуҗалыгы берләшмәсе җитәкчелеге җир улында оештыручанлык һәм хуҗаларча караш кебек сыйфатларны күреп ала һәм бер елга якын эшләгәннән соң, идарәче итеп билгели.
Ул өметне аклый. Хуҗалык – үсемлекчелек, терлекчелек юнәлешендә, күрсәткечләр тиешле дәрәҗәдә булсын өчен, күпме проблеманы хәл итәргә кирәк. Идарәче эше, урта буын җитәкчесе буларак, төрле бурычларны башкаруны үз эченә ала. Хуҗалык эшләре өчен җаваплылык та зур.
Менә инде ун елдан артык идарәче үз эшен уңышлы башкарып килә. Аның да, күпчелек кыр һәм ферма хезмәтчәннәренеке кебек үк, ял һәм бәйрәм көннәре булмый диярлек, бар да эш мәнфәгатьләренә багышлана.
Хуҗалык җитәкчеләре Галияр Зөфәр улын җаваплы һәм ышанычлы хезмәткәр буларак бәялиләр. Хезмәтенә күрә хөрмәте дә. Хезмәттәшләре аңа зур хөрмәт белән карыйлар. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә багышланган бәйрәмдә Галияр Хәмитовка ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев