Аксубай фермеры «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә лаек булды
Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Аксубай районының фермер хуҗалыгы башлыгы Ильяс Сөләймановка «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Бүләкне фермерга район Советының йомгаклау утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Камил Гилманов тапшырдылар.
Ильяс Сөләйманов – районда гына түгел, республикада да үзенең яңа казанышлары белән танылган фермер.
Ул күп елларын фермер эшенә багышлаган. Төп юнәлеш – сөт терлекчелеге. Аның хуҗалыгында сөт савып алу – район буенча иң югары дияргә була. Узган елның декабрендә крестьян-фермер хуҗалыгында роботлаштырылган ферма ачылды, анда савым буенча барлык процессларны робот башкара. Республика фонында да мондый хәл искиткеч күренә.
Ильяс Сөләйманов эшлекле, уңган, җитез булуы белән аерылып тора. Аның хуҗалыгында азык һәм бөртекле культуралар да үстерелә, катнаш азык әзерләнә. Ильяс Сөләйманов крестьян-фермер хуҗалыгы базасында терлекчелек буенча семинарлар даими оештырыла, хуҗа тәҗрибәсен хезмәттәшләре белән теләп уртаклаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев