Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына

Үз геройларыбызны искә алыйк

Бөек Ватан сугышы меңләгән якташларыбызның гомерен алып китте. Бу геройлар Җиңү, балалары, оныклары, киләчәк буын өчен тыныч тормыш бәрабәренә башларын салдылар. Якташларыбыз арасында бөек батырлык кылып, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булучылар да бар. Шуларның берсе - Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Филипп Мазилин. Сугыш кырларында һәлак булган якташыбыз армиягә 1942...

Бөек Ватан сугышы меңләгән якташларыбызның гомерен алып китте.



Бу геройлар Җиңү, балалары, оныклары, киләчәк буын өчен тыныч тормыш бәрабәренә башларын салдылар.


Якташларыбыз арасында бөек батырлык кылып, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булучылар да бар. Шуларның берсе - Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Филипп Мазилин.


Сугыш кырларында һәлак булган якташыбыз армиягә 1942 елның апрель уртасында алына. Бу чакта аңа 48 яшь була. Филипп Николаевич Үзәк Белоруссия фронты составында сугыша, станоклы пулемет расчеты командиры була. Соңгы тапкыр ул Гомель өлкәсенең Мормаль торак пункты янында сугышка керә. Бүләкләү кәгазендә язылган мәгълүматларга таянып, соңгы, хәлиткеч сугыш мизгелләрен яңартыйк.


1944 нче елның 1 мартында Гомель өлкәсенең Мормаль торак пункты янындагы биеклекне алу өчен канкойгыч сугыш барышында, флангтагы ДЗОТ артиллерия һәм пулемет роталарының хәрәкәтен тоткарлый. Пулемет взводы командиры Николай Жуйков һәм станоклы пулемет отделениесе командиры Филипп Мазилин танкка каршы гранаталар алып, бер генә минутка да туктап тормаган пулемет, артминомет уты астында алга шуышалар һәм, хәтта каты яралансалар да, ДЗОТка 15 метр ара калгач, аңа граната ташлый алалар. Аларның хәле бетә, чөнки бик күп кан югалталар, тик ни кызганыч, максатларына ирешә алмыйлар. Һөҗүм итүче подразделениеләргә зур зыян китереп, фашистлар утка тотуны дәвам итәләр. Шул чакта дошман, ДЗОТ уты астына яшеренеп, хәлиткеч һөҗүмгә күчә. Канга баткан өлкән сержант Мазилин һәм лейтенант Жуйковның гранаталары калмый. Бу операцияне эзмәс өчен, алар бар көчләрен туплап, дошман амбразурасына ташланалар һәм аны үз гәүдәләре белән каплыйлар... Гаскәрләребез өчен аеруча мөһим булган биеклек менә шулай яулана.


Командование дә, армиянең хәрби советы да якташыбыз үлгәннән соң, аңа Советлар Союзы Герое исемен бирүне сорый. Әмма фронтның хәрби советы хатында (аңа армия генералы Рокоссовский кул куя) болай дип языла: "Ленин ордены белән бүләкләүгә лаек".
Ничек кенә булмасын, аксубайлылар өчен якташыбыз - чын герой.


ХХХ
Яңа Ибрайдан Шакир Әхмәтҗанов сугышта булган дәверендә (ул 1944 елда 22 яшендә һәлак була) нинди генә маҗараларга тап булмый. 1942 елда аңа "Хәрби хезмәтләре өчен" медале бирелә. Бер елдан соң ул Днепр елгасын кичкәндә күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Иң югары хөкүмәт бүләгенә тәкъдим итү кәгазендә менә ниләр язылган: "1943 елның 26 сентябрендә Днепрның уң як ярындагы дошман алган биеклекләрдән артиллерия-миномет һәм пулемет утына тотылганда, иптәш Әхмәтҗанов кул астындагы әйберләр ярдәмендә ясаган салда, үзенә ышандырылган коралны беренчеләрдән булып, Днепрның уң як ярына алып чыга. Үз позициясен алып, ул дошманга каршы ут ача. 27 сентябрьдә Григорьевка авылы янында, дошман яңа көч туплап, һөҗүмгә күчә, җәяүле гаскәрләрне һавадан көчле артиллерия-миномет уты астына яшереп, югалткан позицияне яңадан кайтарырга маташа. Иптәш Әхмәтҗанов коралны төзәп ату өчен ачык урынга чыгара һәм һөҗүм итүче фашистларга ут ача, аларның сафына зур югалтулар китерә. Бу көнне немецлар биеклекне өч тапкыр алырга маташсалар да, кыю Әхмәтҗанов аркасында алар максатларына ирешә алмыйлар. Шул ук вакытта Әхмәтҗанов 6 пулемет ноктасын, 2 миномет һәм взвод сугышчыларының күпчелеген юк итә. Безнең җәяүле гаскәрләр алган чик саклап калына. Ләкин югары хөкүмәт бүләге урынына тиешле органнарда аны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләргә булалар (1945 елның гыйнварында). Бер елдан соң, 1944 елның октябрь һәм ноябрендә әлеге кыю егет тагын ике батырлык кыла. Тик кызганычка каршы, бер айдан соң дошман пулясы яшь егетнең гомерен өзә.


-Аксубайлылар өчен Филипп Мазилин һәм Шакир Әхмәтҗанов чын геройлар, - дип сөйли район ветераннар советы рәисе урынбасары Евгений Копанев. - Аларның батырлыгын бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Батырлар онытылырга тиеш түгел. Ветераннар советы, район халкының бурычы - Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән Бөек Ватан сугышы батырларының исемнәрен мәңгеләштерү. Яшь буын аларны онытмасын өчен, без сугышчыларның тормышы һәм батырлыгы турында бәян итүче сюжет төшерергә планлаштырабыз. Геройларыбызга багышланган һәйкәл-стела да зур тәрбияви роль уйнар иде. Район мәктәпләренә дә үз исемнәрен бирүгә лаек безнең геройларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев