Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына

Валя – эмалитчица

Аксубай картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 87 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Михайлова гомер кичерә. Ул монда Казаннан бер ел элек олыгайган көнендә ялгызы гына калгач килеп урнашкан, Валентина Ивановна бердәнбер кызын 2001 елда жирли. -Социаль анамнез җыю вакытында ул үзенең Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны булуын, 16...

Аксубай картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 87 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Михайлова гомер кичерә.



Ул монда Казаннан бер ел элек олыгайган көнендә ялгызы гына калгач килеп урнашкан, Валентина Ивановна бердәнбер кызын 2001 елда жирли.


-Социаль анамнез җыю вакытында ул үзенең Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны булуын, 16 яшьлек чагында Казан вертолет заводында эшләгәне турында сөйләде. "Кем булып?" - дигән сорауга: "Мин, кызым, самолетларны ак коленкор белән каплый идем", - дип җавап бирде. Бөек Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан медальләр тапшырганда интернат-йорт директоры Роза Минеголова ветеранның үзенчәлекле һөнәре турында аңлатып үтте. Ул ветеранның чын хезмәт тарихын сөйләде, чөнки тәрбияләнүченең тормыш юлын белү, "самолетлар" һәм "колонкер" сүзләренең монда нинди урын алып торуына төшенү өчен хезмәткәрләр дөреслекне барыбер ачыклыйлар.


Әлеге сорауга җавап эзләп, директор Казан вертолет заводына мөрәҗәгать итә, тик моның нинди һөнәр булуы турында җавап таба алмый - заводның яшь белгечләре бу турыда берни дә белмиләр. Ветеранның 1980 елгы хезмәт кенәгәсенә беркетелгән белешмәдә "Землякова-Михайлова Валентина Ивановна 1943 елның 13 октябреннән 1947 елның 5 сентябренә кадәр чыннан да эмалитчица булып эшли" дип язылган, ул эштән укырга җибәрелү сәбәпле чыгарылган.
-Коллектив белән берлектә без күп кенә сүзлекләр һәм энциклопедияләр актарып, "эмалитчица" сүзенең аңлатмасын таба алдык, - диде интернат-йорт директоры. - Эмалит - ул самолет канатларын буяу өчен кулланылган, эмаль буяуга охшаш, перкальне буяуда хезмәт иткән үзенчәлекле лак. Ә перкаль - авиация сәнәгатендә самолетларның канатларын, фюзеляжларны, таяну һәм өслекнең башка элементларын тышлау өчен кулланылган ныклы киҗе-мамык тукыма. Тиешле ныклыкны, су, һава үткәрми торган сыйфатларны булдыру өчен тукыма эмалит белән капланган.


Валентина Ивановна (өлкән яшьтә булуы сәбәпле) медальләр тапшыру тантанасында кунакларның һәм хезмәткәрләрнең ни өчен аерым игътибар күрсәтүләрен аңламады да, чөнки ул елларда 16 яшьлек кыз - Валя эмалитчица булып эшләгән һәм үзенә йөкләнгән эшне намус белән башкарган. Ул вакытта үзенең яшүсмер акылы белән намуслы башкарылган эшеннән кешеләрнең гомеренә йогынты ясавы һәм сугыш вакытында бик күп авиация һөҗүмнәренең, бәрелешләрнең уңышлы булып, 1945 елда Бөек Җиңүгә китергәнен ул аңлап та бетермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев