Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына

Тыныч тормыш бүләк иттеләр

Ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә концерт программасы белән үрелеп барган тантаналы мохиттә медальләр тапшыралар. Әлеге чарага мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар һәм мәктәп укучылары да бик теләп кушылалар. Бу көннәрдә юбилей медальләре тапшыру тантанасы Мюд авыл җирлегендә һәм Түбән Баланда авылында узды. - Сез йокысыз төннәрне һәм ач-ялангач көннәрне җиңеп, безгә имин тормыш...

Ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә концерт программасы белән үрелеп барган тантаналы мохиттә медальләр тапшыралар.

Әлеге чарага мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар һәм мәктәп укучылары да бик теләп кушылалар.
Бу көннәрдә юбилей медальләре тапшыру тантанасы Мюд авыл җирлегендә һәм Түбән Баланда авылында узды.
- Сез йокысыз төннәрне һәм ач-ялангач көннәрне җиңеп, безгә имин тормыш һәм аяз күк йөзен бүләк иттегез, - дип үз чыгышында билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. - Фронтта аяусыз җиңү өчен көрәшкәннәр, ә сез тылда фронтны азык-төлек, кием, хәрби запаслар белән тәэмин итү өчен көчегезне кызганмагансыз.
Башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов һәм аның беренче урынбасары Рәис Галиев та тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын рәхмәт сүзләре белән искә алдылар һәм аларга исәнлек-саулык, үзләренә булган ышанычны югалтмауларын һәм зур уңышлар теләделәр. Ветераннар советы рәисе урынбасары Евгений Копонев ветераннарны гармунга кушылып җырланган җырлар белән тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев