Иң тантаналы көн – җиңү көне
Аксубайда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантана якташ-геройларыбыз Филипп Мазилин һәм Шакир Әхмәтҗанов стелаларын ачудан башланып китте. ДАН АЛЛЕЯСЕНДӘ - ЯҢА ИСЕМНӘР Иртәнге сәгать сигездә аллеядә сугыш чоры җырлары яңгырады. Биредә мәктәп укучылары, районның иҗтимагый оешмалары вәкилләре, өлкән буын кешеләре катнашты. Тантаналы митингны район башлыгы Камил Гилманов ачты....
Аксубайда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантана якташ-геройларыбыз Филипп Мазилин һәм Шакир Әхмәтҗанов стелаларын ачудан башланып китте.
ДАН АЛЛЕЯСЕНДӘ - ЯҢА ИСЕМНӘР
Иртәнге сәгать сигездә аллеядә сугыш чоры җырлары яңгырады. Биредә мәктәп укучылары, районның иҗтимагый оешмалары вәкилләре, өлкән буын кешеләре катнашты.
Тантаналы митингны район башлыгы Камил Гилманов ачты.
Җыелучыларны җылы сәламләп, Филипп Мазилин һәм Шакир Әхмәтҗанов, герой исемен йөртмәгән булсалар да, алар аксубайлылар өчен чын каһарманнар, диде ул.
Евгений Копанев үзенең чыгышында Аксубай делегациясен Белоруссия җирендә ничек каршы алулары, әлеге ерак төбәктә безнең якташларыбыз батырлыгын онытмаулары хакында сөйләде.
Бөек Ватан сугышы ветераны Елисей Тимирясов, Филипп Мазилинның тормышы, беренче бөтендөнья сугышында катнашуы, Бөек Ватан сугышында һәлак булуы турында сөйләде.
Батырлар Филипп Мазилин һәм Шакир Әхмәтҗановның оныклары һәм бертуганнарының кызлары һәм уллары аларны иң якты, изге сүзләр белән искә алдылар.
Һәм менә иң дулкынландыргыч мизгел - стелалардан ак җәймәне салдырдылар.
Тантанада катнашучылар батырларның исемнәре язылган плитәләр итәгенә чәчәкләр куйдылар.
БӘЙРӘМ МӘЙДАНДА ДӘВАМ ИТТЕ
Иртәдән үк аксубайлылар, бәйрәм тантанасында катнашу яки аны тамаша кылу өчен, үзәк мәйданга агылды. Мәйданда төп кунаклар - Бөек Ватан сугышы ветераннары. Районда алар егермедән артык кына калды. Алар янына кешеләр килеп, рәхмәт сүзләре әйттеләр, балалар чәчәкләр бүләк иттеләр. Алар янәшәсендә тылда Җиңү өчен көнне-төнгә ялгап хезмәт куйган кешеләр урын алды. Алар бәйрәмгә балалары һәм оныклары озатуында килгәннәр.
ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК
Ленин мәйданы йөзләгән кеше белән тулды. Оныклары һәм оныкчыклары үзләренең ата-бабалары, әбиләренең фотосурәтләрен зур горурлык белән алып бардылар. Район үзәгеннән йөздән артык һәм район буенча мең ярымнан артык кеше, ветеран-туганнарын искә алу өчен, "Үлемсез полк" Бөтенроссия акциясендә катнашты. Алар арасында өлкән яшьтәгеләр дә, урта яшьтәгеләр дә, сабыйлар да бар иде. Кайберләре икешәр фотосурәт тоткан, әйе, гаилә өчен Җиңү шундый кыйммәткә төшкән.
ҺӘЙКӘЛ ИТӘГЕНӘ - ЧӘЧӘКЛӘР
Роберт Рождественский көе астында оешма-предприятиеләр, белем бирү учреҗдениеләре коллективлары һәйкәл итәгенә веноклар куйдылар. Аның башында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм ветераннар советы әгъзалары булса, алар артыннан район җитәкчеләре һәм чакырылган кунаклар атлады.
Мәйданда бер минутлык тынлык урнашты. Тынлыкны фронттан кайта алмаган, көрәштәшен коткарып яки дошман амбразурасын каплап һәлак булган, Җиңү белән кайткан, әмма Җиңүнең 71 нче язын каршы ала алмаган фронтовиклар хөрмәтенә яңгыраган автомат залплары бозды.
ТРАДИЦИЯГӘ ӘВЕРЕЛГӘН ЙӨГЕРЕШ
Якташыбыз Советлар Союзы герое Григорий Романов хөрмәтенә, Аксубайдан аның кече ватаны Кәкре Күлгә кадәр җиңелатлетчылар узышы старт алды, алар арасында атаклы спортчылар да, спорт ветераннры да, мәктәп укучылары да бар иде.
Спортчылар артыннан район ДОСААФ автокроссы кузгалды.
ИХЛАС ТӘБРИКЛӘҮЛӘР
-Бөек Җиңүгә безнең район кешеләре дә зур өлеш керткәннәр, - дип билгеләп үтте үзенең тәбрикләү чыгышында район башлыгы Камил Гилманов. - Аларның яртысы яу кырында башларын салган. Без аларның батырлыкларын онытмыйбыз, алар белән горурланабыз, киләчәк буынны да аларның батырлыгы үрнәгендә тәрбиялибез.
Безнең район кураторы ТР яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр Владимир Леонов тантанада катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән ихластан котлады, сәламәтлек, озын гомер, бәхет теләде.
Бөек Ватан сугышы ветераны Елисей Тимирясов һәм район ветераннар советы әгъзасы Евгений Копанев аксубайлыларны һәм кунакларны Бөек Җиңү белән кайнар тәбрикләделәр.
ПАРАД
Берничә ел рәттән парадта Александр Безруков исемендәге тынлы оркестр һәм Балалар сәнгать мәктәбенең барабанчылар ансамбле катнаша. Үзешчән музыкантлар, сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары бу юлы да, парадта катнашучыларга ритм биреп, марш башкарып, югарылыкта булдылар.
Парадка район башлыгының мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе Рәшит Гәрәев җитәкчелек итте.
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, совет гаскәрләренең Көнбатыш төркеме союзы һәм Варшава килешүе катнашучылары, сугышчы-интернационалистлар төз саф булып мәйдан буйлап үттеләр. Район үзәге мәктәпләре һәм универсаль технологияләр техникумында белем алучылар да алардан калышмады.
ТӘМАМЛАУ АККОРДЫ АСТЫНДА
Тантанада бүгенге көндә безнең арабызда булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының исемнәре яңгырады. Кызлар һәм малайлар мәйданга йөгереп чыгып, тантана гаеплеләрен чәчәкләргә күмделәр.
Катнашучылар игътибарын Балалар сәнгать мәктәбенең бию коллективы башкарган композиция җәлеп итте. Бәйрәм мохите күпме шатлыклы кичерешләр бүләк итте. Бөек Ватан сугышы ветераннары белән истәлеккә фотога төшү - ул бәя биреп бетергесез бүләк. Ә бит аларның сафы елдан-ел сирәгәя бара.
Бәйрәм программасы күптөрле онытылмаслык мизгелләрне үз эченә алды һәм кичкә кадәр дәвам итте. Кич белән халык кабаттан төп мәйданда җыелды, сәхнәдә җирле эстрада йолдызлары ялкынлы чыгышлары белән әсир иттеләр. Район башлыгы Камил Гилманов әлеге зур бәйрәмгә җыелган кешеләрне Җиңү көне белән тәбрикләде. Аксубай күгендә җиңү салютлары атылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев