Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына

ГЕРОЙ ИСЕМЕНӘ ЛАЕК БАТЫРЛЫК

Совет солдатларының сугышта күрсәткән батырлыклары турында тарих бүген дә яңа битләрен ача бара. Яңаибрайлы Шакир Әхмәтҗанов белән дә шулай булды. Ул Советлар Союзы герое исеме бирелүгә тәкъдим ителгән була. Бу турыда бары тик җитмеш елдан артык вакыт узгач кына беләләр. Яңа Ибрай урта мәктәбе директоры Ринат Мотыйгуллин фронтовикның туганы Лилия...

Совет солдатларының сугышта күрсәткән батырлыклары турында тарих бүген дә яңа битләрен ача бара. Яңаибрайлы Шакир Әхмәтҗанов белән дә шулай булды.


Ул Советлар Союзы герое исеме бирелүгә тәкъдим ителгән була. Бу турыда бары тик җитмеш елдан артык вакыт узгач кына беләләр. Яңа Ибрай урта мәктәбе директоры Ринат Мотыйгуллин фронтовикның туганы Лилия Төхвәтуллина белән әлеге фактны ачканнар һәм бу турыдагы материалларны редакциягә тәкъдим иттеләр. Әмма батырга лаеклы бүләкне алу бәхете елмаймый. Егерме ике яшьлек егет, үзеннән соң якты эз калдырып, туган илендә тыныч тормыш урнашсын өчен гомерен дә кызганмый - батырларча һәлак була.

Шакир гаиләдә икенче бала, аның бертуган абыйсы һәм ике сеңлесе булган. Өеннән бик яшьли чыгып китә. Унсигез яшьлек егетне Кызыл армия сафларына чакыралар (бу 1940 елның октябре була). Бөек Ватан сугышы башланганда Ватанны саклаучылар сафында була инде. Якташыбызның ничек хезмәт итүе турында аның бүләкләре сөйли. 1942 нче елда аңа "Батырлык өчен" медале бирелә, 1943 нче елда егетне ВЛКСМ сафларына кабул итәләр.

Икенче бөтендөнья сугышы елларында Яңа Ибрай авылыннан 608 кеше фашистларга каршы көрәшергә киткән, шуның 288е яу кырында ятып калган.

"1943 нче елның 26 сентябрендә дошманның көчле артиллерия-миномет уты астында иптәш Әхмәтҗанов үзе ясаган көймә белән коралларын Днепрның уң як ярына чыгарды, - диелгән бүләкләү кәгазендә. - Утлы позиция алып, дошманга каршы һөҗүм ачты. 1943 нче елның 27 нче сентябрендә Григоровка авылы тирәсендә дошман, көчле артиллерия-миномет уты кулланып, куәтле һөҗүмгә күчте. Иптәш Әхмәтҗанов, үзенең коралын дошманга каршы төзәп, аның утлы нокталарын һәм тере көчен бер-бер артлы юк итүгә кереште. Бу көнне курку белмәс сугышчы өч тапкыр һөҗүм ачкан дошманны тар-мар итте. Ул фашистларның 6 пулемет, 2 миномет ноктасын, җәяүлеләр пехотасын җир белән тигезли. Безнең җәяүлеләр гаскәре алган оборона сызыгы сакланып калды".

Григоровка авылы районында плацдармны җәелдерүдә үзен-үзе аямыйча күрсәткән батырлыгы өчен командование Шакир Әхмәтҗановны "Советлар Союзы герое" исеме бирелүгә тәкъдим итә (1943 нче елның 24 октябрендә). Әмма 38 нче укчылар дивизиясе 214 нче артиллерия полкының корал төзәүчесе кече сержант Әхмәтҗанов СССР Югары Советы Президиумыннан "Кызыл байрак" ордены ала.

Безнең якташыбыз бер елдан соң кабат зур батырлык кыла. 1944 нче елның 2 нче октябрендә Глежерия авылы янында (Венгрия территориясендә) аңа, безнең җәяүле гаскәрләргә алга баруда комачаулаган дошман пулеметларын ачыклау бурычы йөкләнә. Курку белмәс каһарманның моның өчен нинди батырлык күрсәтүен күз алдына да китереп булмый. Немецларның көчле артиллерия һәм миномет уты астында ул укчылар бүлекчәләрен алга җибәрүгә ирешә. Туктаусыз утка тотулар астында фашист пулеметчыларының төгәл урынын билгели һәм могҗиза белән батареянең алгы күзәтү пунктына чыгып, заданиенең үтәлүе турында хәбәр итә. Аның төгәл эш итүе сәбәпле, дошманның пулемет батареясе тар-мар ителә һәм шул рәвешле җәяүлеләр гаскәре алга омтыла. Бу батырлыгы өчен Шакир Әхмәтҗановны III дәрәҗә Дан орденына тәкъдим итәләр.

Бөек Ватан сугышы тарихында Тисса яны сугышлары турында да яхшы билгеле. Әхмәтҗанов монда да аерылып тора. 1944 елның 8 ноябрендә, дошманның көчле кораллы-пулемет һәм миномет һөҗүме астында, ул Тисса елгасының уң як ярына беренче булып чыга. Дошман тарафыннан безнекеләрне тар-мар итү өчен әйтеп бетергесез күп көч кулланыла. Өлкән сержант Әхмәтҗанов, безнең бүлекчәләр килгәнче алынган оборона сызыгын тәүлек буена саклап тора. Шул рәвешле 15 гитлерчыны юк итә. Элемтә урнашкач, батареялар һөҗүменә төзәтмәләр кертеп, куәтле ике контратаканы булдырмый кала, станоклы дүрт пулеметны юк итә. Тисса елгасын кичүдә батырлык, алынган плацдармны саклауда ныклы каршылык, плацдармны җәелдерү өчен көрәшкә шәхси өлеш керткәне өчен ул "Кызыл байрак" орденына тәкъдим ителә. Әмма Днестер Кызыл байраклы 38 нче укчылар дивизиясенең 214 нче артиллерия полкы разведчигы өлкән сержант Шакир Әхмәтҗановны "Кызыл байрак" ордены белән бүләкләү турындагы боерык бары тик 1945 елның 19 гыйнваренда гына имзалана. Ә дошман пулясы Шакирның гомерен 1944 елның 4 декабрендә өзә. Яңа Ибрай авылында, ул яшәгән йортта аның исән-имин кайтуын бик көтәләр. Сеңелләре бер-бер артлы хат язып торалар. Төпчек сеңлесе Рәйсә (83 яшьтә) кыр часте адресын, хәрби часть номерын хәзер дә хәтерли. Яшь, чибәр егет орден-медальләр белән кайтып керер дип хыялланалар. Ләкин ерак Венгриядән кара кәгазь килә. Әмма ул туганнары, авылдашлары күңелендә мәңгегә уелып кала. Яңа Ибрай мәктәбендә сугыш каһарманы турында материаллар тупланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев