Елизар Селивановка 18 яшь тулуга, аны фронтка алалар
Елизар Дмитриевич һава-десант бригадасы белән, Австрияне һәм Чехословакияне азат итеп, сугышчан юл уза.
Ул 1925 елда туган. Сугышка кадәр Сөнчәле урта мәктәбен тәмамлый, ә сугыш башлангач, колхоз идарәсе аны кырчылык бригадасы бригадиры итеп билгели.
1943 елның гыйнварында Кызыл армиягә алына һәм 20 комсомолчы арасында Казан шәһәрендә эвакуацияләнгән Житомир хәрби училищесына җибәрелә. Сугыш башлану аркасында училищены таркаталар һәм курсантларны 9нчы һава-десант бригадасына озаталар, 1944 елның гыйнварында Карелия фронтына җибәрәләр.
1944 елның 4 июнендә ул хезмәт иткән полк полковник Бондаренко командованиесе астында елганы кичә һәм немецлар оборонасын ала. Икенче көнне алар алдына Карелка авылын кулга төшерү бурычы куела. Якыная барган саен артиллерия һәм миномет уты көчәя, безнең танклар яна, пехота хәлиткеч һөҗүмгә әзерләнә. Селиванов сугышчы Ишморатов белән сул флангта кала. Алда чокыр һәм дошман окоплары була. Чылбыр буенча: «Чокыр янында төзәтмә кертүчеләр», – дип хәбәр бирәләр. Һәм ул Ишморатов белән төзәтмә кертүчеләрне юк итү бурычын үз өстенә ала.
Ишморатов үрмәләп узйөрешле коралга таба юнәлә һәм бу корал артына яшеренеп, төзәтмә кертүчене юк итәргә тели, әмма аны сизеп алган төзәтмә кертүче ут ача һәм Ишморатовны яралый. Бу вакытта Елизар Селиванов утлы коралын башка төзәтмә кертүчегә таба юллый һәм, соңрак, дошман снарядлары, миналар шартлавы туктагач, безнең сугышчылар хөһүмгә күтәреләләр һәм төзәтмә керүченең һәлак булуын күрәләр.
Моның өчен командование аларны «Сугышчан казанышлар өчен» медальләре белән бүләкли. 1944 елның 5 июлендә Елизар Селиванов мина кыйпылчыгы белән авыр яралана һәм госпитальдә дәвалана. 1945 елның 19 гыйнварында, тернәкләнеп чыкканнан соң, аны 15нче һава-десант бригадасына җибәрәләр, ул аның составында Австриядә һәм Чехословакиядә немец солдатларын тар-мар итүен дәвам итә.
1945 елның 9 маенда сугышның тәмамлануы турында хәбәр итәләр, әмма аның өчен сугыш 12 май көнне тәмамлана, алар дошман группировкасын коралсызландыралар. 1946 елның декабрендә ул медицина комиссиясе тарафыннан запаска җибәрелә. Өйгә кайткач, ул райсобеста өлкән инспектор, ВЛКСМның Аксубай район комитеты инструкторы урынбасары булып эшли. 1950 елның гыйнварында партиянең Аксубай район комитеты аны Эчке эшләр министрлыгы органнарына оператив эшкә җибәрә, анда ул 1975 елның декабренә кадәр хезмәт итә. Лаеклы ялга чыккач та Елизар Селиванов ведомстводан тыш сак бригадиры булып эшләвен дәвам итә, анда «Хезмәт ветераны» медаленә лаек була.
Фото: гаилә альбомыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев