Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына

Аксубайга сугыш чоры пушкалары кайтты

Аксубайга сугыш вакытындагы пушкаларны алып кайттылар Аксубай Бөек Җиңү көненә әзерләнә. Бу атнадан Җиңү парады репетицияләре башланды - төштән соң мәктәп укучылары үзәк мәйданда сафта йөрергә өйрәнә, ә парадны һәм бәйрәм чарасын оештыручылар һәм алып баручылар сценарий өстендә эшлиләр. Ә чәршәмбе көнне төштән соң Ленин мәйданы янына ике пушка төялгән...

Аксубайга сугыш вакытындагы пушкаларны алып кайттылар

Аксубай Бөек Җиңү көненә әзерләнә. Бу атнадан Җиңү парады репетицияләре башланды - төштән соң мәктәп укучылары үзәк мәйданда сафта йөрергә өйрәнә, ә парадны һәм бәйрәм чарасын оештыручылар һәм алып баручылар сценарий өстендә эшлиләр.

Ә чәршәмбе көнне төштән соң Ленин мәйданы янына ике пушка төялгән авыр техника һәм кран килеп туктады. Бу күренеш үтеп йөрүче халыкта кызыксыну уятты. Машиналарны шунда ук бер төркем бала-чага чолгап алды.

Район башлыгы Камил Гилманов моңа ачыклык кертте.

- Ленин паркының үзәк мәйдан белән тоташкан өлеше сугыш каһарманнарына багышланган - монда Бөек Ватан сугышында, Әфган һәм Чечен бәрелешләрендә һәлак булганнарның исемнәре язылган обелисклар урнашкан. Өченче ел без монда Әфган вакыйгаларын чагылдырган дивар булдырып, сугышчы-интернационалистларның исемнәре язылган таш куйдык, биредә үк БРДМ - бронялы эзләнү-дозор машинасы урын алды. Шул вакыттан бирле, үсеп килүче буын Җиңү кыйммәтенең бәясен, илебез Армиясенең куәтен белсен һәм аңласын өчен, монда тагын берничә хәрби техника урнаштыру турында сүз барды, - дип фикерләре белән бүлеште Камил Камал улы. - Ике пушка: 1944 елгы 52 миллиметрлы буксирлау пушка-гаубица һәм 1941 ел үрнәгендәге 100 миллиметрлы кыр пушкасы, алар икесе дә Бөек Ватан сугышында хәрби операцияләрдә катнашкан һәм бүген Аксубай паркында - сугыш батырларының исемнәре мәңгеләштерелгән дивар янәшәсендә соңгы тукталышларын таптылар. Бу - илебезнең хәрби куәте, истәлек, Бөек Ватан сугышы геройларына безнең рәхмәтебез һәм хөрмәтебез.

Район башлыгы Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткинның кулын кысып, Свердловск өлкәсе хәрби частеннән макетка тапшырылган хәрби коралларны Аксубайга алып кайтканы өчен рәхмәт әйтте. Якын көннәрдә пушкалар тутыктан чистартылачак, махсус буяу белән капланачак һәм каркасларга урнаштырылачак. Бу район өчен генә түгел (һәр пушканың бәясе 150 мең сумнан артык), ә барыннан да элек ветераннар өчен кыйммәтле. Җиңү маенда аларның кайберләре, дошманны тар-мар итеп, совет кешеләре тарихында иң шатлыклы һәм иң кайгылы көнне - Бөек Җиңү көнен якынайткан сугыш чоры коралларына кабаттан кагылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев