Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына

Аксубай районының Җиңү батырлары: Гыйзәтов Гөбәйдулла Нәмәтулла улы

1924 нче елның 20 нче июнендә Яңа Дума авылында туа. 1942 нче елның августында Кызыл Армиягә чакырыла, 1942 нче елның октябренә кадәр Суслонгерда була, шуннан соң хәрәкәттәге армиядә хезмәт итә. Сугышчан юлын Белгород шәһәрендә башлый. Зенитчы-пулеметчылар полкы составында сержант буларак Украинаны, Бессарабияне, Румынияне, Венгрияне, Чехословакияне азат итүдә катнаша. Җиңүне Мелин...

1924 нче елның 20 нче июнендә Яңа Дума авылында туа.


1942 нче елның августында Кызыл Армиягә чакырыла, 1942 нче елның октябренә кадәр Суслонгерда була, шуннан соң хәрәкәттәге армиядә хезмәт итә. Сугышчан юлын Белгород шәһәрендә башлый. Зенитчы-пулеметчылар полкы составында сержант буларак Украинаны, Бессарабияне, Румынияне, Венгрияне, Чехословакияне азат итүдә катнаша. Җиңүне Мелин шәһәрендә (Чехословакиядә) каршылый. Яңа Думага 1947 нче елның апрелендә кайта.

Бүләкләре: "Батырлык өчен" медале, III дәрәҗә Дан ордены, "Чехословакияне азат иткән өчен" һәм юбилей медальләре.

Туган авылында хезмәт куя, 30 ел "Дума" совхозының төзүчеләр бригадасын җитәкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев