Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына

Аксубай – Белоруссия: юл ачык

Ветераннар советы инициативасы белән район делегациясе геройларча башын салган якташыбыз Филипп Мазилинның каберен зыярәт кылу өчен Белоруссиягә юл алды. Сәфәргә чыгар алдыннан, каберенә сибү өчен, Рус Кармәте авылында батыр яшәгән йорт торган нигездән туфрак алынды. Әлеге йолада авылның йөзләгән кешесе катнашты. Тантаналы митинг бер минутлык тынлыктан башланды. - Филипп Мазилинның...

Ветераннар советы инициативасы белән район делегациясе геройларча башын салган якташыбыз Филипп Мазилинның каберен зыярәт кылу өчен Белоруссиягә юл алды.


Сәфәргә чыгар алдыннан, каберенә сибү өчен, Рус Кармәте авылында батыр яшәгән йорт торган нигездән туфрак алынды.

Әлеге йолада авылның йөзләгән кешесе катнашты. Тантаналы митинг бер минутлык тынлыктан башланды.

- Филипп Мазилинның һәм аның белән бергә көрәшкә күтәрелгән сугышчыларның, Җиңүне якынайту өчен гомерләрен дә кызганмаган фронтовикларның батырлыгын без мәңге онытмаячакбыз, - дип ассызыклады район башлыгы Камил Гилманов.

Озак еллар районның ветераннар оешмасын җитәкләгән Евгений Копанев Филипп Мазилин исемен мәңгеләштерү фикеренең ничек тормышка ашуы хакында сөйләде. Тормыш иптәше Руфина Петровна белән бергә сугыш батыры Мазилинга багышлап иҗат иткән җырын башкарды.

Филипп Николаевич турындагы истәлекләре белән аның элеккеге күршесе Петр Евграфов уртаклашты.

Герой хөрмәтенә коралдан аттылар.

Оныклары Валентина Лаврентьева һәм Татьяна Капралова дошман амбразурасын үзенең тәне белән каплап һәлак булган бабаларын җылы сүзләр белән искә алдылар.

Мазилиннар йорты торган урыннан туфрак алу тантанасы аерым дулкынландыргыч булды.

Аннан соң Дмитриевск чиркәвенә юл алдылар.

Монда Аксубай православие чиркәве башлыгы Александр Качаев Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз һәм барлык православие кешеләре рухына гыйбадәт кылып, туфракны изгеләндерде.

Филипп Мазилин белән бергә безнең район кешеләре Гавриил Воронин, Василий Морозов (Түбән Баланда), Иван Елисеев (Кәкре Күл), Шәмук Минһаҗев (Иске Кыязлы), Петр Словоохотиннар да (Аксубай) дошманга каршы көрәшкән. Белоруссиягә юл тоткан делегация сугышчыларның уртак каберләренә салу өчен аларның туган авылларыннан да туфрак алып китте. Алар кайтканнан соң, сәфәр турында без укучыларга да сөйләячәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев