Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Түземлелек – төп сыйфат

Ашыгыч ярдәм хезмәте шоферыннан аерым түземлек һәм чыдамлылык таләп ителә. -Ашыгыч ярдәм машинасы шоферының эше романтика белән тулган дип саныйлар, тик бу дөрес түгел,-дип сөйли Аксубай район үзәк шифаханәсенең өлкән фельдшеры Наталья Охотникова. -Бу һәркөнлек авыр, җаваплы хезмәт. Еш кына авыруның гомере табибның тәҗрибәсенә һәм шоферның осталыгына бәйле була. Бу...

Ашыгыч ярдәм хезмәте шоферыннан аерым түземлек һәм чыдамлылык таләп ителә.


-Ашыгыч ярдәм машинасы шоферының эше романтика белән тулган дип саныйлар, тик бу дөрес түгел,-дип сөйли Аксубай район үзәк шифаханәсенең өлкән фельдшеры Наталья Охотникова. -Бу һәркөнлек авыр, җаваплы хезмәт. Еш кына авыруның гомере табибның тәҗрибәсенә һәм шоферның осталыгына бәйле була. Бу йөкне һәркем тарта да алмый. Шуңа күрә дә безнең шифаханәдә сынау үтә алмаган шоферлар озак эшли алмыйлар.
Владимир Романов, Василий Краснов һәм Анатолий Беляков ашыгыч ярдәм машинасын чирек гасырдан артык егәрлиләр. Василий Борисов-егерме елдан артык эшли. Алар, башка өлкәдә эшләүче шоферлардан аермалы буларак, авыруны шифаханәгә вакытында китереп җиткерүнең социаль әһәмиятен яхшы аңлыйлар.
Евгений Захаров, Александр Соснов, Виктор Алексеев һәм Виталий Егоров кышынмы, җәенме, теләсә нинди юлларда да машинага тотрыклы идарә итәләр. Алар табиблар белән районның барлык юлларын үткәннәр, теләсә кайсы авылның һәр урамын беләләр.
-Ашыгыч ярдәм машинасын йөртүче зыян күрүчегә беренче ярдәмне күрсәтә белергә тиеш,-дип сөйли Наталья Охотникова. - Ә инде транспортка оста идарә итү иң мөһим күнекмә булып тора. Кайчакта авыруны тиз арада шифаханәгә китереп җиткермәү кешенең гомерен чикләргә мөмкин. Машинага идарә иткәндә "алтын урталыкны" табарга кирәк, чөнки авыруның сәламәтлегенә зыян китермәү һәм юл һәлакәтенә очрамау-мәҗбүри. Безнең шоферларыбызның барысы да беренче класслы белгечләр.
-Яшьләр менә шундый, куркыныч дип әйтимме инде, эшкә ризалармы?-дип сорыйм баш фельдшердан.
-Иң яшь шоферларыбыз Андрей Сухаловка 23 яшь. Ул бездә бер генә ел эшли әле. Тик Андрей өлкән коллегаларының һәм пациентларның ихтирамын яулап өлгерде инде,-дип җавап бирде Наталья Николаевна. -Андрюша берничә тапкыр гадәттән тыш хәлләргә эләкте, юл-транспорт һәлакәтенә дучар булган кешеләрне машина астыннан чыгарып, хастаханәгә вакытында китереп җиткерде.
-Әлеге тынгысыз эштә сезне нинди сәбәпләр һәм шәхси сыйфатлар тота?-дип сорыйм дистәләгән еллар буена эшләгән шоферлардан.
Тәҗрибәле шоферлар фикеренчә, әлеге сыйфат-түземлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев