Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

һәр йортта көтелгән кунак

Район почта элемтәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре-Россия почтасы көнен яхшы нәтиҗәләр белән каршы алалар. Почта хезмәткәрләренең хезмәт тормышы яртыеллыклар-язылу кампанияләре белән исәпләнә. Менә шуларның чираттагысы-2012 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылуны алар Кама аръягы зонасында иң яхшылар булып, уңышлы төгәлләделәр. Почта хезмәткәрләре бүген һәр йортка яңалыклар һәм хатлар гына ташымыйлар, шулай ук...

Район почта элемтәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре-Россия почтасы көнен яхшы нәтиҗәләр белән каршы алалар.


Почта хезмәткәрләренең хезмәт тормышы яртыеллыклар-язылу кампанияләре белән исәпләнә.
Менә шуларның чираттагысы-2012 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылуны алар Кама аръягы зонасында иң яхшылар булып, уңышлы төгәлләделәр. Почта хезмәткәрләре бүген һәр йортка яңалыклар һәм хатлар гына ташымыйлар, шулай ук халыктан түләүләр кабул итү, көндәлек товарлар сату белән дә шөгыльләнәләр. Аксубай почта хезмәткәрләре бу юнәлештә дә-яхшылар исәбендә.
Һәр эштә дә уңышны кешеләр билгели. Почта хезмәткәрләренең төп нигезен еллар дәвамында тикшерелгән, бердәм коллектив алып тора. Элеккеге хезмәткәрләрнең берсе-хезмәтләр тәкъдим итү участогы начальнигы Татьяна Мартынованы гына мисал итеп алыйк- ул бирегә 1983 елда почта операторы булып эшкә килә һәм лаеклы ялда булуына карамастан, бүгенге көнгә кадәр коллективта хезмәт куюын дәвам итә.
-Татьяна Владимировна-һәрвакыт үз урынында, җавапчыл, тыйнак,-дип характерлый аны Аксубай РУПС начальнигы Алевтина Кашина.-Без аның эшеннән канәгать-яшьләр аңардан тәҗрибә туплыйлар, ә без аның лаеклы хезмәтен бәялибез.
Әйтергә кирәк, Аксубай РУПСта ышанычлы һәм үз эшләренә тугры кешеләр аз эшләми. Җитәкчелек алар арасынан Иске Мокшино ОПС начальнигы Нәфисә Хәйруллинаны, Кәкре Күл ОПС начальнигы һәм почтальонка булып эшләүче Светлана Непомнящаяны, Чув. Енорускино ОПС начальнигы Мария Индерюкованы, Яңа Үзидән-Галия Хөснетдинованы, Емелькинодан-Ирина Ильинаны, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсеннән почтальонкалар-Татьяна Рязанованы, Надежда Ягинованы, Мария Антонованы, Рәзифә Моратшина җитәкчелегендәге Иске Кыязлы ОПС коллективын билгеләп үтте.
Шоферлар Александр Григорьевич Лаврентьев белән Александр Трофимович Лаврентьев исә үзләрен озата баручылар Илһам Мостафин һәм Александр Крайнов белән һәр көнне район буенча өзлексез почта ташуны тәэмин итәләр.
Югарыда телгән алынганнарның барысы да үзләренең көндәлек хезмәт вазыйфаларын намус белән үтәп, коллективта гына түгел, халык арасында да абруй казаналар. Почтальон элеккеге кебек һәр өйдә көтеп алынган һөнәр иясе булып кала бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев