Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Мәдәнияткә хезмәт итәр өчен туган

Мәдәният хезмәткәренең һөнәре – безнең көндәлек тормышыбызны бизәү, аны яктырак итү.

Бу өлкә булмаса, безнең тормыш күпкә ярлырак булыр иде. Чөнки «Икмәк һәм җыр» дигән сүзтезмә дә дөньяда очраклы гына тумаган.

Шуңа күрә күп кенә мәдәният хезмәткәрләренә һөнәри бәйрәмдә лаеклы бүләкләр тапшырылганын белү бик күңелле булды.

Ләкин, кызганычка каршы, тантанада чын талант иясе, мәдәнияткә һәм кешеләргә хезмәт итәр өчен туган кеше юк иде. Бу – безнең укучыбыз, Иске Мокшино урта мәктәбен тәмамлаган Василий Майоров.

Алабуга мәдәният мәгариф училищесын тәмамлаганнан соң, Василий 27 ел Иске Үзи мәдәният йортында эшли. Шул ук вакытта параллель рәвештә авыл мәктәбендә һәм «Рябинушка» балалар бакчасында музыка дәресләре алып бара. Читтән торып Чабаксар дәүләт университетын «Культуролог» белгечлеге буенча тәмамлый.

Василийның көйләр язуын районда күпләр белә.

Аның тагын бер мавыгуы – шигырьләр иҗат итүе минем өчен ачыш булды. Ә ул кече ватан, авыл кешесенә кадерле булган бик күп нәрсәләр турында яза. Аларда туган якны сагыну, аңа мәхәббәт тә чагылыш таба. Ә бүген Василий өеннән еракта, ерак төньякта, Ямал ярымутравында газ чыгару тармагында эшли.

Аның бүген кулларына корал тотып Ватан мәнфәгатьләрен яклаучыларга багышланган шигырьләре дә бар. Ул үзе дә өч ел флотта хезмәт иткән.

Луиза Минсафина

У УЗЕЕВСКИХ БЕРЁЗ

У Узеевских берёз по весне вновь распустятся листья,
Зарождая в душе тихим шелестом
песню любви,
Не забуду тебя, грусть, пришедшая в бурях ненастья,
Где разлукою вместе так долго меня стерегли.
Попрощаюсь в ночи со звездою полярной с поклоном,
Подарившею звуки струн тончайших вибрации мне
Для мелодии жизни, чтобы люди с великим восторгом
Вспоминали в мирах о любви на прекрасной земле.

  Фото: Майоровлар гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев