Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Күңеленә хуш килгән һөнәрне сайлаган

«Аксу Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторы Валерий Ендерюков бөтен хезмәт юлын игенчелеккә багышлаган.

Күп кенә авыл малайлары кебек үк, ул да кечкенәдән колхозда эшли. Чуаш Енорускиносы мәктәбен тәмамлый, яраткан һөнәрне сайлый. Хезмәт елларында шофер, тракторчы, комбайнчы булып эшли. Җитештерү күрсәткечләре буенча авыл хуҗалыгы оешмасында иң яхшылар арасында була. Хезмәт казанышлары өчен район җитәкчелеге, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан берничә тапкыр бүләкләргә лаек була. 2021 елда республика комбайнчылар бәйгесендә җиңүче булып таныла.

– Валерий Петрович турында бары тик мактау сүзләре генә әйтеп була, – дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Илсур Сәхапов. – Ул эшне җиренә җиткереп башкаручы, зур эш тәҗрибәсенә ия игенче. Үз эшен бик яхшы белә һәм аны намус белән үти.

Валерий Ендерюков үсемлекчелекнең тулы циклында катнаша. Язгы кыр эшләре вакытында басуларга ашлык, ашлама төяп озатуда, ташуда, чәчүлекләрне тәрбияләүдә, аннары уңышны җыеп алуда хезмәт куя. Кышкы чорда цехтагы хезмәттәшләре белән агрегатларны ремонтлый. Хәзерге вакытта агрегатларны кырга чыгаруга әзерләү белән мәшгуль.

“Аксу Агро”да Ендерюковлар династиясен яхшы беләләр: аның өлкән абыйсы Василий Петрович күп еллар кырчылыкта эшләгән, хәзер ул лаеклы ялда. Күптән түгел предприятиегә механизатор булып Валерий Петровичның улы Максим урнашкан. Аны да шулай ук урып-җыю сезонында катнашучы буларак беләләр һәм аңа да яхшы өметләр баглыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев