Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Иҗади шәхес

Кешенең гомер озынлыгын яшәлгән еллар исәбе түгел, ә ихтыяр көче билгели, дигән сүзләр дөреслеккә бик тә туры килә. Шул көннәрдә илле яшьлек юбилеен билгеләп үтүче инглиз теле укытучысы Мария Королькова белән очрашкач, әлеге чынбарлык белән ирексездән килешәсең. Әлеге позитив, кызыклы кеше, иҗади шәхес-беркайчан да картаймый кебек. Инглиз теле-күпчелек укучыларга авырлык...

Кешенең гомер озынлыгын яшәлгән еллар исәбе түгел, ә ихтыяр көче билгели, дигән сүзләр дөреслеккә бик тә туры килә.


Шул көннәрдә илле яшьлек юбилеен билгеләп үтүче инглиз теле укытучысы Мария Королькова белән очрашкач, әлеге чынбарлык белән ирексездән килешәсең. Әлеге позитив, кызыклы кеше, иҗади шәхес-беркайчан да картаймый кебек.
Инглиз теле-күпчелек укучыларга авырлык белән генә бирелә торган фән. Монда күп нәрсә педагогтан, аның баланы барысына да ирешү мөмкин булуына ышандыра белүеннән тора.
-Мин балаларга инглиз теленең җиңел һәм кызыклы фән булуын күрсәтергә тырышам,-дип сөйли Мария Сергеевна. -Психологик киртәне җиңә белергә кирәк. Ә алга таба, укучының тырышлыгы белән, уңышка ирешергә мөмкин. Мария Сергеевна район үзәге мәктәпләрендә генә түгел, укытучыларга кытлык булуга бәйле, Емелькино, Киса мәктәпләренә барып та, инглиз теле дәресләре бирә. Бүгенге көндә ул Аксубай төп мәктәбендә укыта.
Язмыш миңа шулай язгандыр инде, миңа тормышта яхшы кешеләр күп очрады һәм алар миңа дөрес юлны сайларга ярдәм иттеләр, мин моның өчен аларга бик рәхмәтле...-дип үзенең уй-фикерләре белән уртаклаша Мария Сергеевна. Укытучы һөнәрен сайлаганда да ул үзенә белем биргән инглиз теле укытучысының киңәшенә таяна. Студент елларында аңа музыкаль төркем җырчысы буларак төрле шәһәрләрдә чыгыш ясарга туры килә. Аның ул вакыттагы актив тормыш рәвеше алып баруы, күтәренке кәефе бүген дә саклана. Тормышта барысы да без дигәнчә гади һәм җиңел генә бармый. Аңа бик күп сынаулар аша үтәргә туры килә. Әмма ул һәрвакыт хезмәт сөючән, яңалыкларга омтылучы кеше булып кала.
-Мин кайчакта хаталанмас өчен, үземнең гамәлләремә читтән бәя бирергә тырышам, «болай эшләсәм, әнием нәрсә әйтер иде икән», дигән уйга таянып эш итәм. Һәм бу мине тискәре нәтиҗәләрдән саклап кала...
Мария Сергеевнаның педагогик стажы өч дистәдән артык. Институтны тәмамлаганнан соң ул озак еллар Якутиядә яши һәм эшли, ә туксанынчы елларда балалары белән кече ватанына әйләнеп кайта. Ул балаларына яхшы тәрбия бирә, кызының үз гаиләсе бар инде, ә малае-студент. Балаларның, ата-ананың, туганнар һәм якыннарның иминлегеннән, яраткан эшең, ышанычлы дусларың булудан да зуррак бәхет бармы икән? Еллар үтү белән тормыш позициясе үзгәрергә мөмкин, әмма әлеге әһәмиятле кыйммәтләр шул килеш калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев