Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Гомерен музыкага багышлый

Аксубай Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Зәйнәп Салихова шул көннәрдә генә юбилеен билгеләп үтте. Өч дистә ел эчендә Зәйнәп Салихова фортепьянода уйнарга һәм вокалга өйрәткән йөзләгән баланы сәхнәгә чыгара. Аның укучылары арасында-район, зональ, республика, хәтта бөтенрәсәй бәйгеләрендә җиңүгә ирешкән балалар да бар. Остазлары сукмагыннан киткән дә бар-Денис Хан-Баба, Энҗе Нәсыйбуллина кебек...

Аксубай Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Зәйнәп Салихова шул көннәрдә генә юбилеен билгеләп үтте.


Өч дистә ел эчендә Зәйнәп Салихова фортепьянода уйнарга һәм вокалга өйрәткән йөзләгән баланы сәхнәгә чыгара. Аның укучылары арасында-район, зональ, республика, хәтта бөтенрәсәй бәйгеләрендә җиңүгә ирешкән балалар да бар. Остазлары сукмагыннан киткән дә бар-Денис Хан-Баба, Энҗе Нәсыйбуллина кебек талантлы чыгарылыш укучылары бүгенге көндә Казан консерваториясендә белем алалар, Зөлфәт Сөләйманов-Мәдәният институты студенты, Айгөл Архипова Әлмәт музыка училищесында укый. Бөтенрәсәй һәм республика бәйгеләре призерлары Ксения Белова, Диләрә Салихова, Аида Глезденева талантлы булулары белән аерылып торалар. Зәйнәп Салихова оештырган «Тамчылар» вокаль төркеме сәхнә түреннән төшми. Ә менә педагог үзе исә һәрвакыт пәрдә артында кала бирә.
-Зәйнәп Фатыйховна кырыс, таләпчән, шул ук вакытта тыйнак һәм талантлы педагог,-дип сөйли коллегасы турында Сәнгать мәктәбе директоры Галина Сруртдинова.-Бүгенге көндә мәктәпнең республика чикләрендә танылуында аның хезмәт өлеше дә бар. Балаларны ноталарны яраштырып көй чыгарырга гына түгел, ә һәр төймәне җаның белән тыярга өйрәтү өчен күпме түземлелек кирәк.
Һәркемгә дә тумыштан моң бирелмәгән кебек, фортепьянода уйнау яки вокалчы талантына да һәркем ия була алмый. Әмма Балалар сәнгать мәктәбе педагоглары табигатьтән бирелгән моңны, талантны үстерүгә сәләтле укытучылар. Өстәвенә, бүгенге көндә Галина Александровна һәм Зәйнәп Фатыйховна эшләгән сәнгать мәктәбе, алар укытучы буларак аның бусагасын атлап кергәнче үк таныш була инде.
-Мәктәптә укыганда дәресләрдән соң җиде ел сәнгать мәктәбендә белем алдым, мәктәпнең беренче чыгарылыш укучысы булдым. Һөнәр сайлауда миңа дөрес юл күрсәткән укытучыларыма рәхмәтем чиксез-дип сөйли Зәйнәп Фатыйховна.
-Балалар сезгә үзләре теләп яки ата-аналары кушуы буенча киләләрме?-дип кызыксындым педагогтан.
-Нигездә үзләре теләп киләләр, әмма урта сыйныфларда балкыган йөзләре сүнә башлый һәм монда, әлбәттә инде, ата-аналарның ярдәме таләп ителә,-дип сөйли педагог.-Мәктәп программасы катлаулы булган кебек, безгә дә җиңел түгел, бездә белем бирүнең үз стандартлары-таләпләр шулай ук югары. Балалар арыйлар. Әгәр дә ата-аналар балаларны илһамландырмыйлар, аларга ярдәм итмиләр икән-бала сәнгать белән шөгыльләнүдән туктый.-Балаларга вокал белән көненә егерме минуттан күбрәк шөгыльләнү киңәш ителми-тавыш ярыларына нык зыян килә. Әмма асылда, бәйгеләргә әзерләнгәндә әлеге вакыт белән генә чикләнмибез. Бәйгеләрдә җиңүгә ирешүләр, талантлы, перспективалы балалар өчен күз алдында булса да, һәрвакыт законлы түгел. Бала бала шул инде. Укучы бәйгегә йөз процент әзер булса да, дулкынлану үз эшен эшләргә мөмкин-тавыштагы яки музыка коралында уйнаганда килеп чыккан җитешсезлек шунда ук сизелә.
Музыкага өйрәнергә теләүчеләр саны елдан-ел арта, бүген Зәйнәп Салиховада унҗиде кеше белем ала. Укучылары арасында үзенең сигезенче сыйныфта белем алучы -төрле бәйгеләрдә күп тапкыр призер булган кызы Диләрә дә бар. Сүз уңаеннан, өлкән кызы-район үзәгенең өченче мәктәп чыгарылыш укучысы Гөлнара да сәнгать мәктәбенең хореография бүлеген тәмамлый. Әниләре кызлары нинди һөнәр сайларлар икән дип, борчыла, аларның үзе шикелле гомерлек һөнәр сайлауларын тели.
Мәкалә басмага хәзерләнгәндә Аксубай сәнгать мәктәбе ансамбле Анатолий Шутиковның «Халык моңнары» VIII Бөтенрәсәй халык уен кораллары ансамбльләре һәм оркестрлары фестивале-бәйгесеннән III дәрәҗә Диплом белән кайтты. Оркестрда Зәйнәп Салихованың укучылары-Диләрә Салихова һәм Ксения Белованың фортепьяно дуэты катнашты. «Тамчылар» ансамбле «Кечкенә шәһәрләр» Республика балалар сәнгате бәйгесендә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев