Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Бурычларны кире кайтардылар

Район суд приставлары хезмәте оешуга уналты ел. Суд приставлары, суд карарларын үтәп, гаделлекне торгызырга, суд учреждениеләрендә тәртип урнаштырырга тиешләр. Безнең районда бу эш белән өлкән суд приставы Госман Билалов җитәкчелегендә егерме ике кеше шөгыльләнә. Сүз уңаенда, әлеге хезмәтне ул уналты ел буена җитәкли. Бүгенге көндә приставларда алты меңгә якын эш...

Район суд приставлары хезмәте оешуга уналты ел.


Суд приставлары, суд карарларын үтәп, гаделлекне торгызырга, суд учреждениеләрендә тәртип урнаштырырга тиешләр. Безнең районда бу эш белән өлкән суд приставы Госман Билалов җитәкчелегендә егерме ике кеше шөгыльләнә. Сүз уңаенда, әлеге хезмәтне ул уналты ел буена җитәкли.
Бүгенге көндә приставларда алты меңгә якын эш бар. Һәр приставка күпме эш йөкләнгәнен күз алдына китерүе авыр түгел. Аларның уңышлы эшләве турында шул факт та сөйли: ел башыннан суд приставлары федераль бюджет казнасына 12 миллион сумга якын акчаны кире кайтардылар. Факттагы үтәлеш бүгенге көндә илле процентка якын тәшкил итә, өлкән суд приставы сүзләренә караганда, бу республика буенча уртача күрсәткеч.
-Иң зур бурыч "ВАМИН-Аксу"да, бүгенгесе көндә ул кредиторларга 36 производство буенча 77 миллион сум тиеш,-дип сөйли Госман Билалов. -Районда яшәүче берәү үз милке өчен 468 мең сум салым түләмәгән.
Чит илгә чыгарга теләүче затларга карата җәйге сезонда суд приставлары нәрсә эшләде, дип кызыксынам.
-Район халкы чит илгә чыга ала-алмауларын ачыклау өчен безгә килделәр, бәхеткә бу юнәлештә проблемалар килеп чыкмады,-дип аңлатты өлкән суд приставы. -Якын арада йөзләгән мең бурычлары булган предприятие җитәкчеләрен чит илгә чыгармау турындагы закон кабул ителәчәк, бу бик дөрес булыр, дип уйлыйм.
Суд приставлары эшендә инновацион технологияләрне аеруча ныграк таләп итә башладылар. "Таможня"дан тыш, Татарстанда "Юл суд приставы" программасын да керттеләр.
-Безгә аны бирделәр инде, ул бик тә шәп, карап торырга үзе бер сумка инде,-дип шатланып сөйли Госман Билалов. -Суд приставы аны тотып йөри, урамнан барганда әлеге җиһаз автомобиль номерлары буенча бурычлыларны "исәпләп чыгара" һәм машинаның номерын, бурычлы кешенең фамилиясен һәм бурыч суммасын кычкырып "әйтә".
Искитмәле яңалык, бәлки урам уртасында кешенең исем-фамилиясен атасалар, ул оялыр да, балаларына алиментын кайтарыр, хезмәткәрләргә эш хакын бирерләр.
Әлегә безнең суд приставлары искечә эшлиләр. Алар көн саен җентекле эш алып баралар, бурычлары булган кешеләрне эзлиләр, яңа эшләр ачалар.
Аларның көйле эше һәр хезмәткәрнең җаваплылыгына бәйле. Беренче чиратта хезмәт җитәкчесе эш производствосы буенча өлкән инспектор Наталья Зюзинаны билгеләп үтте. Аның эше документлар белән бәйле, ә ул үз хезмәтен җиренә җиткереп башкара. Госман Билалов иң өлкән хезмәткәрләр арасында суд приставы Николай Мальков һәм Минсәгыйть Нуруллинны билгеләп үтте. Уңышлы эшләүче хезмәткәрләр арасында Сергей Становов та бар, ул, үзенең төп эшеннән башка, бүлекне тиешле мәгълүмат белән тәэмин итә, Юрий Абросимов, үз эшеннән тыш, судта тәртип тәэмин итә һәм сорау ала. Яшь, әмма перспективалы суд приставлары арасында-Лилия Гәрәева. Коллективта Лариса Пайдаркина, Оксана Черникова, Гүзәл Нуруллина һәм Марина Ильгузинаны да яхшы яктан гына искә алалар-әлегә аларның дүртесе дә бала карау буенча ялда. Һәм, әлбәттә инде, хезмәтнең уңышлы эше, ә ул кабинет белән компьютер артында утыру белән генә чикләнми, шофер Рәхимҗан Мусинга да бәйле. Ул приставлар белән бергә, бурычлы кешеләрне эзләп район гына түгел, шәһәр юлларында да йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев