Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Балалар бакчасы пешекчесенең милли ризыклары авыл бәйрәмнәрен бизи

Утыз елдан артык Исламия Гарифуллина Яңа Ибрай балалар бакчасында пешекче булып эшли.

Аның хезмәте чорында, җирлек башлыгы Фәһим Кәбиров сүзләренчә, Роспотребнадзор һәм ата-аналар тарафыннан ризык әзерләү шартларының Сан Пин таләпләренә туры килүе буенча да, ризыкларның сыйфатына кагылышлы да зарлану очраклары булмаган.

Сабыйларның туклануы – баланың физик һәм психик үсешен тәэмин итүче мөһим факторларның берсе. Туклану сыйфатының начарлануы, балалар организмының саклану механизмы дәрәҗәсе кимүе нәтиҗәсендә, аллергик реакцияләргә китерергә мөмкин булуын ата-арналар яхшы беләләр.

Шуңа күрә мәктәпкәчә балалар учреждениесе пешекчесенең нинди җаваплылык тотуын күз алдына китерү кыен түгел.

– Исламия Мингали кызы – үз урынындагы кеше, – ди авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров. – Аңа, аш-су остасы буларак, гомуми авыл бәйрәмнәре вакытында да мөрәҗәгать итәбез. Һәм бер тапкыр да кире какканы юк. Милли ризыклар ясау остасы, ул һәрвакыт уртак өстәлне милли ашлар белән бизәргә булышырга әзер. Эш урынында аңа тиңнәр юк. Көнгә дүрт тапкыр табын кору җиңел түгел, бигрәк тә балалар өчен.

– Исламия Мингали кызы балаларның туклану менюсын мөмкин кадәр төрлеләндерергә тырыша, – диләр ата-аналар да. – Өстәвенә, иртәнге һәм төшке ашларны үзләре теләгәнчә әзерләргә тырыша. Әлбәттә, аңа җиңел түгел, чөнки балалар бакчаларында ризык әзерләү өчен катгый нормалар бар, алар ризык куркынычсызлыгын тәэмин итә. Безнең пешекче савыт-сабаны да үзе юа. Һәр эшне күңелен биреп башкара, һәм барысына да өлгерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев