Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Авыл фельдшеры

Бүгенге көндә төрле тармакларда үз хезмәтләре белән еллар буена урыннан кузгалмаган эшләрне майтарырга сәләтле, перспективалы яшь белгечләр хезмәт куя. Иске Кармәт фельдшер-акушерлык пунктында яшь медицина хезмәткәре пәйда булгач, халык аңа бераз сагаебрак карады. Шулай булмый ни, әлеге постта озак еллардан бирле үз эшенең остасы Наилә Хисбулла кызы Сабирова эшләде. Иске...

Бүгенге көндә төрле тармакларда үз хезмәтләре белән еллар буена урыннан кузгалмаган эшләрне майтарырга сәләтле, перспективалы яшь белгечләр хезмәт куя.


Иске Кармәт фельдшер-акушерлык пунктында яшь медицина хезмәткәре пәйда булгач, халык аңа бераз сагаебрак карады. Шулай булмый ни, әлеге постта озак еллардан бирле үз эшенең остасы Наилә Хисбулла кызы Сабирова эшләде. Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мөсабиков билгеләп үткәнчә, яңа фельдшер Александр Мишин сәламәтлек саклау өлкәсендә эстафетаны лаеклы кабул итте. Халыктан, аңа мөрәҗәгать итәргә туры килгән һәр кешедән аның турында бары тик мактау сүзләре генә ишетергә туры килә.
-Яшь булуына карамастан, ул үз эшенең остасы, тактик, ягымлы, - дип сөйли фельдшер турында Татьяна Сабирова. - Авыл фельдшеры шундый булырга тиеш тә, чөнки биредә нигездә өлкән яшьтәге кешеләр яши. Кем әйтмешли, ул үз урынын тапкан.
Александр башкача булдыра да алмый, чөнки һөнәрне дә әнисе - Вера Яковлевна сукмагыннан китеп сайлаган. Әлеге киң күңелле ханымны, сәламәтлек саклау ветеранын районда барысы да яхшы белә. Ул Аксубай районы хастаханәсендә утыз ике ел эшли - ике ел хирургия бүлегендә, утыз ел балалар бүлегендә шәфкать туташы була. Саша әнисе белән эштә еш була, эш сәгатеннән соң әнисенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешеләрне, әнисенең аларга ярдәм кулы сузуын күзәтә. Менә шуның өчен тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң - медицина көллиятенә укырга керергә теләк белдергәч, әнисе аның белән килешә. Александр әйтмешли, ул аны укол ясарга, кан басымын үлчәргә өйрәтә.
Яңа Куйбыш медицина көллиятен тәмамлаганнан соң ярты ел Федоровка ФАПында эшли дә, армиягә чакырыла. Армиядә санинструктор булып хезмәт иткән Александр Мишин үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә, хезмәттәшләре өчен үрнәк булып кына калмыйча, Гиппократ антына да тугры кала. Армия аның өчен тормыш мәктәбе генә түгел, фельдшерлык тәҗрибәсен туплауда да зур роль уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Кармәт фельдшер акушерлык пункты Александр Мишин