Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

40 ел гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган

19 апрельдә «Чистай» ХКның «Аксу «Агро» АФ механигы Минәхмәт Габитов 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

Ул 40 елдан артык хезмәт елын авыл хуҗалыгында эшләүгә багышлаган. Минәхмәт Талип улы бүген дә сафта, аның хезмәте кирәкле.

Шәрбән авылында туып-үскән егет, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, хезмәт юлын «Большевик» колхозында агроном булып башлый. Яшь белгеч өч ел тәҗрибә туплый, аннары аны район авыл хуҗалыгы идарәсенә агрономия бүлегенә күчерәләр. Идарә итү осталыгы еллар узгач, «Восход» авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, «Карасу» бүлекчәсе управляющие булып эшләгәндә файдалы була.

«Аксу Агро» агрофирмасында Минәхмәт Талип улы механик булып эшли, эшчеләр бригадасын җитәкли. Алар төрле операцияләр башкаралар – ремонт таләп ителгән объектларда эшлиләр, төзелеш, техниканы көйләү белән шөгыльләнәләр.

– Без теләсә нинди эшкә тотына алабыз, – ди механик. – Безнең эшчеләр бар эшкә дә оста, тырыш, булдыклы.

Соңгы елда бу бригада «МОЛКО» ҖЧҖнең «Карасу», «Октябрь», «Луч» бүлекчәләрендә терлекчелек бригадаларын яңартуда катнаша. Аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә сыерларны асрау һәм терлекчеләрнең хезмәт шартлары яхшырды. Язгы сезон башлану белән ир-атлар кырда чәчү эшләрендә мәшгуль.

– Минәхмәт Талип улы – бик җаваплы һәм намуслы белгеч, – дип билгеләп үтте агрофирма директоры урынбасары Тәбрис Миначев. – Ул җитәкләгән бригада теләсә нинди бурычны уңышлы үти – төзелеш буенча да, ремонт буенча да, авыл хуҗалыгы эшләре буенча да.

Авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән елларда Минәхмәт Талип улы район җитәкчелегенең Рәхмәт хатларына һәм республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы бүләкләренә лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев