Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Котлаулар

Халыкара гаилә көне белән!

15 мая 2025, 09:43

19

0

0

Халыкара гаилә көне белән!

Хөрмәтле Аксубай муниципаль районы халкы!

Сезне ихлас күңелдән Халыкара гаилә көне белән котлыйм!  

Бу бәйрәм – гаилә учагы җылысы, якын кешеләрнең бер-берсе турында кайгыртуы, буыннар арасындагы үзара аңлашу һәм ярату  символы.

Районыбызның җиде (3), алты (7), биш (21), дүрт (80) һәм өч (339) бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләренә аерым рәхмәтләремне белдерәм. Сезнең лаеклы гражданнар тәрбияләп үстерү эшенә куйган көндәлек хезмәтегез җәмгыять үсешенә һәм илебезнең күркәм традицияләрен ныгытуга керткән мөһим өлеш булып тора. 

Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм ятим балалар турында кайгыртуны үз өсләренә алган тәрбиягә бала алучы әти-әниләргә аерым рәхмәтләремне юллыйм. Сезнең ярдәмегез һәм игътибарыгыз балаларга гаиләле булырга, өлкәннәрнең яратуын һәм аңлавын тоярга ярдәм итә. 

Гаиләләрегез ныклы, имин һәм тату булсын. Балаларыгыз һәр көнне уңышлары һәм бәхетләре белән сөендерсеннәр.

Алмаз Мингулов, Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев