Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Котлаулар

Ватан Геройлары көне белән!

09 декабря 2024, 08:11

37

0

0

Ватан Геройлары көне белән!

9 декабрьдә Россиядә Ватан Герое көне билгеләп үтелә!

Бу безнең тарихыбызның данлы битләрен, хәрби батырлыкларны һәм хезмәт казанышларын берләштерүче бәйрәм. Без Советлар Союзы Герое Григорий Романов, Социалистик Хезмәт Геройлары – беренче чирәм җирче Тимофей Волков, күренекле төзүче Михаил Михеев, талантлы агроном Леонтий Петров, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Шәриф Хафизов һәм дуңгыз караучы Валентина Сорокина истәлеген хөрмәт итәбез. Аларның батырлыгы һәм фидакарь хезмәте – аксубайлыларның барлык буыннары өчен үрнәк. Якташларыбызның сугышчан һәм хезмәт батырлыклары турында буыннардан-буыннарга тапшырып, алар турындагы истәлекләрне саклаячакбыз. Геройларга мәңгелек дан!

Алмаз Мингулов, Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев