Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Котлаулар

Беренче Май белән!

01 май 2023, 10:20

71

0

0

Беренче Май белән!

Беренче Май көне белән без киләчәккә өметләрне бәйлибез.

Ул элеккечә безнең күңелләрне оптимизм белән тулыландыра, үзеңне бербөтен, җәмгыятьнең, аның тарихының бер өлеше итеп тоярга мәҗбүр итә.
1 Май – үзенең көндәлек хезмәте белән иртәгесе көнне, Россиянең чәчәк атуын һәм иминлеген тудырган һәркемнең бәйрәме.

Намуслы, фидакарь хезмәт – теләсә кайсы җәмгыятьнең уңышлы үсеш нигезе. Без барыбыз да илебезнең иминлеге һәрберебездән торуын истә тотарга тиеш, бигрәк
тә дәүләт тормышындагы бүгенге көндәге кебек гади булмаган чорда. Проблемаларны хәл итүне, кыенлыкларны без көндәлек, нәтиҗәле эш һәм фидакарьлек аркасында гына җиңә алабыз. Һәркайсыбызның
хезмәте лаеклы, намуслы булсын. Һәрберебезнең яратып башкара торган эше, шөгыле булсын, хезмәттәшләребезнең ихтирамын казанырга, яхшы нәтиҗәләрдән канәгатьлек алып яшәргә насыйп булсын.

«Тынычлык. Хезмәт. Май». Өч гади, әмма бик мөһим сүзләр. Барыбызның да җирдә тынычлык, лаеклы хезмәт өчен мөмкинлеге һәм йөрәкләребездә игелек булсын!

Камил Гилманов, Аксубай муниципаль районы башлыгы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев