Район гәзите – җиңүчеләр арасында

02.01.2018 10:02 | Һөнәр һәм һөнәр ияләре Печать

Район гәзите –  җиңүчеләр арасында
Урып-җыю чоры башында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасында урып-җыю эшләре барышы турында журналистлык осталыгы бәйгесен игълан иткән иде. 
 
Бәйгегә  республиканың 11 һәм  37 район массакүләм мәгълүмат чараларыннан 600дән артык материал тәкъдим ителде. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгында узган тантаналы чарада бәйгегә нәтиҗә ясадылар. “Урак алдынгылары турындагы иң яхшы мәкалә“ номинациясендә “ТАТМЕДИА“ АҖ филиалы район гәзите хәбәрчесе Зинаида Леонтьева җиңүче Дипломына ия булды.
 
Безнең гәзит районда барган урып-җыю эшләре барышын актив яктыртты, үзенең битләрендә комбайн штурваллары артында хезмәт куйган игенчеләр турында язды. Безнең гәзит аша район кешеләре уракта катнашкан һәр игенченең  ашлык суктыру нәтиҗәләре белән танышып бардылар һәм алар өчен “җан аттылар“, аларның эшчән, тырыш булуларына сокландылар.
 
– Мин районнардагы массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрчеләренә аерым рәхмәтле, – диде җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. – Сез – авыл җирендә яшәүче кешеләрнең яклаучылары һәм беренче ярдәмчеләре. Аграр журналистика – аерым үзенчәлеккә ия, чөнки Татарстан авылының философиясен белергә кирәк. Авыл халкы элек-электән дәүләтнең нигезен тәшкил итеп килгән үзенчәлекне саклаучылар. Һәм сез үзегезнең көндәлек хезмәтегез белән авыл хуҗалыгын ныгытуга, авылның үсешенә ярдәм итәсез.

Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике