Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авылда калдым һәм яшим

Хат ташучыларның эше һәм мәшәкатьләре кимемәде

Нина Петрова почтальон һөнәрен балачагында ук сайлый.

–Ул вакытта хат ташучыларның сумкалары күтәрерлек түгел иде, – ди Нина Ивановна. – Ул чакта авылда хәзергегә караганда басмаларны күбрәк алдыралар иде. Газета-журналларны үзләре өчен генә түгел, балалары өчен дә яздыралар иде. Хәтерлим әле, сабыйлар өчен «Мурзилка» һәм «Веселые картинки», өлкәнрәкләр өчен «Пионер» журналлары басыла иде. Миңа хат ташучының сумкасыннан яңа табадан төшкән «Крестьянка», «Работница» һәм «Огонек» журналларыннан аңкып торган типография буявы исе ошый иде. Почтальоннар шулай ук хатлар һәм телеграммалар да тараталар иде. Халык почтаны көтеп ала, шатланалар иде. Болар барысы да мине хат ташучы һөнәрен сайларга нык җәлеп итте. 

Нина Петрова 2009 елдан Урмандеево авыл җирлеге почтальонкасы булып эшли, Урмандеево һәм Заря авылларына хезмәт күрсәтә. Үзе әйткәнчә, бер генә тапкыр да бу хакта үкенми. Билгеле, хәзер газеталарны аз алдыралар, әмма, Нина Ивановна фикеренчә, бу – почтаның эшләп бетермәве генә түгел. Күпләр, бигрәк тә яшьләр, газетаның электрон вариантын укуны өстен күрә, шул исәптән район газетасын да. Газетаны гаджетлар да, смартфоннар да кысрыклый. Язылу күләме сизелерлек кимегән, әмма хат ташучыларның эше һәм мәшәкатьләре кимемәгән. Газеталардан һәм хатлардан тыш, алар пенсияләр өләшәләр, коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләр дә тараталар, түләүләр дә кабул итәләр. Шулай ук абунәчеләргә төрле продукция һәм көнкүреш химиясе тәкъдим итәргә дә мәҗбүр булалар. 

Шул ук вакытта Заря поселогында яшәүче Нина Ивановнаның да, хезмәттәшләре кебек үк, гаиләсе, балалары бар. Петровларның Заряда зур йорт һәм ишегалды – авылда ялкаулар гына кош-корт яки мөгезле эре терлек тотмый. Крестьян хуҗалыгы керемнең ышанычлы маддәсе, гаилә бюджетының өстәмә чыганагы булып тора. Ярдәмче хуҗалык тотып, авыл кешеләре балаларга аякка басарга булышалар, аларның белем дәрәҗәсен, шулай ук гаиләнең тормыш дәрәҗәсен күтәрәләр. 

Зур хуҗалык күп вакытны һәм көч таләп итсә дә, Нина Ивановнага, почта бүлеге җитәкчесе Светлана Семенова сүзләренә караганда, йөкләмәләрне үтәргә зур бурыч хисе ярдәм итә. 

Ике торак пунктта яшәүче әбүнәчеләр хат ташучыны истәлекле вакыйга белән котлауны очраклы гына сорамадылар – шушы көннәрдә Нина Ивановна беренче җитди юбилеен билгеләп үтәчәк. Аларның теләкләренә безнең район газетасы да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев