Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Иске Ильдеряк мәктәбе укытучысы балигъ булмаганнарны тәрбияләүдә иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе дип табылды

Лаеш районында ел саен уздырыла торган «Балигъ булмаганнарны тәрбияләүдә иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе – 2021» республика бәйгесенең зональ этабы узды.

Бәйге берничә этаптан торды. Беренче этапта катнашучыларга үзләрен тәкъдим итәргә, үз «визиткаларын» күрсәтергә кирәк иде. Икенче этап –«Девиант тәртипне профилактикалау буенча җәмәгать тәрбиячесе эшендә актуаль алымнар» стратегик сессиясе.

Аксубай районын Иске Ильдеряк мәктәбе укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ирина Прохорова тәкъдим итте. Ул үзенең талантын күрсәтеп, бәйге сынауларына әзерлек вакытында нәтиҗәле эш алып барды. Жюри аның хезмәтен лаеклы бәяләде. Үҗәтлек һәм тырышлык күрсәтеп, Ирина Васильевна «Татарстан Республикасы балигъ булмаганнарны тәрбияләүдә иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе – 2021» республика бәйгесенең зональ этабы лауреаты булды.

Фото: шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев