Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Булачак көтүнең нигезе көндәлек эш белән булдырыла

«Аксу Агро» ҖЧҖ сөтчелек комплексының көтүне яңарту буенча технологы Фәрит Сәйфуллин районны мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча технологлар бәйгесендә лаеклы тәкъдим итте.

Маллар баш санын арттыру буенча хезмәткәрләрнең һөнәри ярышы дистанцион режимда үтте. Анда сөтчелек комплексының иң тәҗрибәле белгечләреннән берсе Фәрит Сәйфуллин да катнашты. Район вәкиле үз белемен һәм осталыгын ике номинациядә тәкъдим итте: терлекләрнең буазлыгын УЗИ аппараты ярдәмендә тикшерү, мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру технологиясе. Әйтергә кирәк, биремнәр аның өчен яңалык түгел – ул боларның барысын да яхшы башкара. Булачак көтүнең нигезен технологның көндәлек эше тәшкил итә.

– Фәрит Зиннәтулла улы – югары класслы белгеч, ул бәйге биремнәрен уңышлы үтәде, – дип шәрехләде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Усман Нигъмәтуллин. – Ул жюри тарафыннан яхшы бәя алды.

Фәрит Сәйфуллин һөнәргә Казанда махсус курсларда укыганнан соң килгән, технологияне үзләштергән һәм менә инде дистә еллар дәвамында үз эшен җиренә җиткереп башкара. Аның карамагында 2000нән артык сыер һәм бозау бар. Ясалма орлыкландыру аерым схема буенча башкарыла: сыер бозаулаганнан соң 60 көн узгач. Һәр «пациентка» катгый күзәтү астына алынган, әгәр процедура нәтиҗә бирми икән – УЗИ-тикшерүе уздырылганнан соң ул янә кабатлана. Сыер даими рәвештә сәламәт бозау китерсен өчен – орлыкландыру буенча технолог үз эшенең чын остасы булырга тиеш. Технологларның җайга салынган эше нәтиҗәсендә, сөт комплексында сыерларның бозаулау дәрәҗәсе югары. Димәк, сөт көтүенең киләчәге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев