Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Аксубай терлекчесе Татарстан Республикасы министрлыгыннан бүләккә лаек булды

«Сафин М.С.» крестьян-фермер хуҗалыгының машина белән саву аппараты операторы Гүзәлия Сәрвәрова Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Республиканың агросәнәгать комплексында күп еллык һәм намуслы хезмәте өчен крестьян-фермер хуҗалыгы сыер савучысы Гүзәлия Сәрвәрова ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды.

Бүләкне савымчыга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең маркетинг бүлеге җитәкчесе Усман Нигъмәтуллин тапшырды.

– Авыр хезмәтегездә алга таба да уңышлар, сәламәтлек һәм бетмәс-төкәнмәс энергия телим, – дигән теләкләрен белдерде авыл хуҗалыгы идарәсе белгече.

Гүзәлия Сәрвәрова Марат Сафин хуҗалыгында сигез елдан артык эшли. Үз эшенең бөтен нечкәлекләрен белә. Кулдашы Лизия Гайнетдинова белән 60 баш сыер карыйлар. Савымчы һөнәре – авылда иң авыр хезмәтләрнең берсе. Савымчылар иртә таңнан аяк өстендә. Сәгать дүрттә фермада булыр өчен, иртәнге өчтә торырга кирәк. Гүзәлия билгеләп үткәнчә, җәйге вакытта тагын да иртәрәк торасы, чөнки башта үз сыерларыңны (6 баш) савырга, аннары эшкә барырга. Ә ул позитив кеше, кәеф белән эшли һәм бу аңа авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев