Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Аксубай механизаторына 21нче сезон зур уңыш китерде

Комбайнчыларның республика бәйгесе җиңүчеләре арасында – «Аксу Агро» ҖЧҖ механизаторы Владимир Петров та бар.

2021 ел урып-җыю чоры Яңа Тимошкино авылында яшәүче Владимир Петровка зур уңыш алып килде – игеннәрне урып-җыюда алдынгылар арасына керде, республика премиясенә лаек булды.

Владимир Владимирович игенче һөнәрен 1992 елда Аксубай һөнәри училищесында укып үзләштергән. Тракторда эшли, сөрә, чәчә. Өч елдан ул бөртек урып-җыю комбайны штурвалы артына утыра. Фидакарь хезмәт куя, һәм аннан соңгы һәр елны (20 ел дәвамында) таңны комбайн штурвалы артында каршылый. Иң искеләреннән алып, заманчага кадәр, төрле маркадагы техникада эшләргә туры килә. Быелгы җәйдә ул «Мюд» бүлеге комбайнчылары составында хезмәт куйды һәм игеннәрне суктыруда зур күрсәткечләргә иреште. Игенчелектә эшләгән елларда авыл хуҗалыгы һәм район җитәкчелегеннән күп тапкыр Рәхмәт хатларына лаек булды.

Тырыш хезмәте өчен югары бүләкне – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан акчалата сертификатны Владимир Петров шул көннәрдә агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә багышланган бәйрәмдә, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгы кулыннан алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев