Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Аксубай хатын-кызы «Игелек энергиясе-2022» социаль инициативалар бәйгесендә җиңде

Район мәдәният йортының «Настроение» һәм «Вдохновение» бию коллективлары җитәкчесе Валентина Гурьянова үз проектын тормышка ашыру өчен 343 мең сум күләмендә грант отты.

Әлмәттә «Игелек энергиясе – 2022» социаль инициативалар бәйгесе йомгаклары буенча «Татнефть» ПАОның хәйрия грантлары сертификатларын тантаналы рәвештә тапшырдылар. Җиңүчеләр арасында – район мәдәният йортында бию түгәрәген җитәкләүче Валентина Гурьянова да бар.

Бәйге тугыз номинация буенча узды, гомуми суммасы 109,6 миллион сумлык 121 гариза алынган. Валентина Гурьянова ”Мәдәният һәм сәнгать” номинациясендә катнашты һәм ”Мин биим, димәк, мин яшим”дигән грантка заявка бирде. Аның проектының максаты – ”алтын яшьтәге” кешеләрне хореография белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Ул бию сәламәтлекне ныгыта һәм саклый, дип саный.

Эксперт комиссиясе нәтиҗәләре буенча, аның гаризасы хупланган. Шулай итеп, Валентина Гурьянова 343 мең сум күләмендә грант отты. Ул бу акчага аппаратура, яңа сәхнә костюмнары сатып алу, төрле чаралар оештыру планлаштырылуын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев