Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авылда калдым һәм яшим

Аксубай авыл мәдәният йорты директоры чуаш мәдәниятен үстергәне өчен бүләк алды

Намуслы хезмәте, чуаш мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен Елена Айдова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Мәдәният тармагында Елена Михайловна – утыз елдан артык. Шуның белән бергә, һөнәренә ул очраклы рәвештә генә килмәгән – медицина училищесында белем алган, авылга кайткан, аңа авыл мәдәният йортында вакантлы вазыйфа тәкъдим итәләр. Сәнгать җитәкчесе эше аның күңеленә хуш килә. Моның өчен алшартлар да була: кешеләр белән аралаша белү, моңлы тавыш, оештыру сыйфатлары. Башта ул – мәдәни-агарту училищесын, аннары – Чуаш дәүләт университетының культурология факультетын тәмамлый.

Мәдәният хезмәткәренең эш көннәре – ул даими репетицияләр, чыгышлар, төрле тематик чаралар.

– Мәдәният хезмәткәрләре алдында торган бурычларның берсе – авылдашларның талантларын ачу һәм аларның үсешенә ярдәм итү, авыл халкының тормышын тагын да ямьлерәк һәм эчтәлеклерәк итү, – дип сөйли Елена Михайловна. – Безнең авылда музыкаль яктан талантлы кешеләр аз түгел.

2000 елда җыр яратучылар катнашуында «Палан» вокаль ансамбле шулай оеша.

Дистәләгән еллар дәвамында коллектив, халык җырларын һәм милли традицияләрне яңартып, төрле сәхнәләрдә чыгыш ясый. Хәзерге коллектив составында – яшь буын, алар да үзешчән сәнгатькә шундый ук мәхәббәт белән карыйлар.

Район, республика бәйгеләрендә һәм фестивальләрдә катнашып, ансамбль күпсанлы дипломнарга һәм грамоталарга лаек булды. Авыл мәдәният йорты җитәкчесе балалар коллективы белән эшне зур энтузиазм белән алып бара. Нәтиҗә буларак, Иске Үзи авылының яшь талантлары район сәхнәсен ышанычлы яулыйлар.

–Елена Айдова җитәкләгән мәдәният йорты авыл кешеләрен тартып тору үзәге булып тора, – дип үз фикерен белдерде Иске Үзи авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова. – Үз һөнәренең остасы, үз эшенә тугрылыгы өчен авылда аны хөрмәт итәләр, бәялиләр.

Җәмәгать эше дә шулай ук күп көч куюны һәм вакыт таләп итә. Елена Айдова – сайлау, исәпкә алу кампанияләренең, муниципаль берәмлек оештырган барлык мөһим чараларның алыштыргысыз катнашучысы. 2020 елда ул «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең зональ турында катнашты һәм «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият» номинациясендә дипломга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев