Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына

Төп мәйданда – “Үлемсез полк“

Соңгы елларда "Үлемсез полк" Җиңү бәйрәменең алыштыргысыз өлеше булып тора. Бу гомерләре сугышта өзелгән, йөрәккә якын булган кешеләрнең фотолары белән йөреп үтү беркемне дә ваемсыз калдырмый. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Аксубай үзәк мәйданында үткән "Үлемсез полк"та - 1,5 меңгә якын, район буенча 3,5 меңнән артык кеше катнашты....

Соңгы елларда "Үлемсез полк" Җиңү бәйрәменең алыштыргысыз өлеше булып тора.

Бу гомерләре сугышта өзелгән, йөрәккә якын булган кешеләрнең фотолары белән йөреп үтү беркемне дә ваемсыз калдырмый.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Аксубай үзәк мәйданында үткән "Үлемсез полк"та - 1,5 меңгә якын, район буенча 3,5 меңнән артык кеше катнашты.

Алар арасында "Тату сыйныф серләре" ата- аналар комитеты 1 республика бәйгесе призерлары да бар иде. Алар фотографияләр һәм исемнәр язылган штендерлар белән Иске Ибрай авылы урамнары буйлап үттеләр.

Районның төп мәйданында йөреш озакка сузылды. Туганнарының портретларын тотып олылар да, балалар да чыккан иде. Алар сугыш батырларының фотоларын горурлык хисләре белән тотып бардылар. "Үлемсез полк"та Бөек Ватан сугышы чорында ук ясалган хәрби формада төшкән һәм өлкән яшьтәге фронтовикларның фотолары бар иде. Ә фотолары булмаган кешеләр исем-фамилияләр язылган штендерлар күтәреп бардылар. Җиңүчеләрнең образлары булмаса да, алар онытылмаган, Бөек Җиңү өчен гомерләрен биргән кешеләр турындагы истәлек мәңгелек.

- Һәр кеше өчен Җиңү көне - изге бәйрәм, - дип сөйли район үзәгендә яшәүче Владимир. - Минем ике бабам да фронтта һәлак булды. Менә алар, - дип күрсәтте хәрби фотоларны. - Без оныгым белән мәйданнан аларның фотоларын тотып үттек.

Кемнәрнеңдер кулларында икешәр фото - мәңгелеккә күчкән кешеләрнең барысы да күңелгә бертөрле якын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев