Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына

СОҢЛАП КИЛГӘН РӘХМӘТ

Сугыш дәһшәтләрен күрмәсәк тә, Кайтавазы һаман йөрәктә. Солдат шинелендә тора әти Сугыш чорындагы сурәттә. Унсигезе тулган яп-яшь егет, Үсмерлектән хәтта чыкмаган, Ә үзе бит, кулга корал тотып Туган илен кыю яклаган. Әле ярый, мәрхәмәтле язмыш Аны безнең өчен саклаган! Сугыш гарасатын кичкәнгәме, Сабыр булды дөнья вагына. Җиде бала үскән йорт-нигезне...

Сугыш дәһшәтләрен күрмәсәк тә,
Кайтавазы һаман йөрәктә.
Солдат шинелендә тора әти
Сугыш чорындагы сурәттә.
Унсигезе тулган яп-яшь егет,
Үсмерлектән хәтта чыкмаган,
Ә үзе бит, кулга корал тотып
Туган илен кыю яклаган.
Әле ярый, мәрхәмәтле язмыш
Аны безнең өчен саклаган!
Сугыш гарасатын кичкәнгәме,
Сабыр булды дөнья вагына.
Җиде бала үскән йорт-нигезне
Алып барды тигез-җай гына.
Кирәк түгел иде барометр
Үзгәргәндә һава торышы.
Яралары әрнеп сызлаганда
Үзе түгел, әни генә ачынып
И, каһәрли иде сугышны!
...Һәр йорт саен бер ветеран иде,
Орден-медаль тулы түшләре.
Ә үзләре рәхәт тормыш өчен
Ару белми, янып эшләде.
"Без - герой!" дип, берсе генә дә бит
Бер мактанып йөри белмәде.
Өйләр тулып ишле бала үсте,
Бергә җыйсаң - үзе бер мәктәп!
Үкенеч булып калды әткәйләргә
Әйтелмичә калган зур рәхмәт.
Зур Җиңүнең кырык еллыгына
Барды әле алар бергәләп.
Ә аннары... рәхәт тормыш җиткәч,
Китеп барды берәр-берәрләп...
Хәзер без дә акыл кергән яшьтә
Аңладык тик бары соңарып.
Яп-яшь килеш ут эченү кергән,
Безгә тыныч-рәхәт тормыш биргән
Әткәйләргә һәйкәл куярлык.

Фото: orenburg.przrf.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев